news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балида һәлак булган егетнең йөрәген кисеп алганнар һәм гәүдәсен туган иленә кайтарганнар

news_top

Балида һәлак булган Австралия кешесенең гәүдәсен туган иленә кайтарганнар, тик йөрәген кисеп алып калганнар. 23 яшьлек егетнең туганнары бу турыда суд-медицина экспертизасыннан соң белгән. Бу турыда РЕН ТВ «Daily Mail» басмасына сылтама белән яза.

Байрон Хэддоны туган иленә йөрәксез алып кайтканнар, бу – аның гаиләсе өчен коточкыч хәл булган.

Байронның әнисе Шанталь Хэддо, аның гәүдәсе Австралиягә органсыз җибәрелгәнен ире белән суд-медицина экспертизасыннан белгән.

23 яшьлек егет май аенда шәхси вилладагы бассейнда үле килеш табылган. Суд-медицина экспертлары мәгълүматлары буенча, үлем алкоголь белән агулану һәм антидепрессант аркасында килеп чыккан, әмма Шанталь бу нәтиҗәләргә шикләнә һәм аның улы җинаятьчелек корбаны булырга мөмкин дип саный.

Байронның гәүдәсе Австралиягә кайтарылгач, яшь егетнең гәүдәсен гаилә ризалыгыннан башка ачканнары һәм аның йөрәген алганнары ачыкланган.

Йөрәкне Австралиягә күмәргә 2 көн кала китергәннәр, һәм гаилә 700 доллар күләмендә өстәмә чыгымнар чыгарырга да мәҗбүр булган.

Суд антропологы һәм криминологы булган табиб Ксанте Мэллетт аңлатканча, суд-медицина экспертизасы вакытында органнар тикшеренү өчен алына, бу – стандарт процедура булып тора. Әмма, Шанталь фикеренчә, бу очракта карар һәлак булучының туганнары белән килештерелергә тиеш булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар