Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башында – пакет, муенында – каеш: Балида Россия бизнес-коучының мәете табылган

news_top_970_100

Шушы көннәрдә Балидагы кунакханә персоналы күптән үз номерыннан чыкмаган Россия туристы өчен борчыла башлый. Эшчеләрнең берсе аның ишеген шакый, ләкин ишекне берәү дә ачмый. Ул беренче катта урнашкан номер тәрәзәсе янына килеп, телефонга берничә фото төшерә – кадрларда 28 яшьлек Артем яшәү билгеләре булмаган хәлдә идәндә ята. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы хәбәр итә.

Персонал полиция чакырткан, һәм алар ишекне ватып кергәннәр. Бизнес-коучның үле гәүдәсе муенына каеш уралган хәлдә идәндә ята, ә башына полиэтилен капчык киертелгән була. Куллары, аяклары һәм бите җәрәхәтләнгән, ә борыны һәм авызыннан кан киткән.

Хәзерге вакытта җирле полиция бизнес-коучның серле үлемен ачыклый. Мәете экспертизага җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100