news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балет биегәндә партнеры төшереп җибәргәч, Гөлназ Асаеваның оча сөяге сынган

news_top
Балет биегәндә партнеры төшереп җибәргәч, Гөлназ Асаеваның оча сөяге сынган
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Гөлназ Асаева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Балачакта ул биюче булырга хыялланган икән, әмма бәхетсезлек очрагыннан соң моны «билге» дип кабул иткән.

«Оча сөягем сынды. Мин гел гәүдәле идем. Мондый тормыш өчен нормаль булсам, балет өчен – симезрәк. Мин хореография учищесында укыдым, балет дип яндым. Бер көнне партнерым мине тотып кала алмады һәм төшереп җибәрде. Бу – минем өчен язмыш билгесе булды.

Миндә икеләнү бар иде, җырчы булып китәргәме яки опера һәм балет театрына эшкә керергәме, дигән сайлау алдында тора идем. Ул вакытта миңа 15 яшь иде. Шулай да ике һөнәрне дә бергә алып барырга тырыштым», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар