Балдан зәкят түләнәме?
Әлеге сорауга җавапны Имам Кудуринең (рәхмәтуллаһи галәйһи) «Мохтәсар Әл-Кудури» хезмәтенә нигезләнеп биргәннәр.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте балдан зәкят түләнәме дигән сорауга җавпа бирде. Бу турыда нәзарәт сайтында язылган.
Имам Кудури (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең «Мохтәсар Әл-Кудури» хезмәтендә болай дип яза: «Әгәр дә бал җыелган уңышыннан гошер түләнә торган җирдән алынган булса, бал күп яки аз булуга карамастан, аның уннан бер өлешен бирергә кирәк».
Югарыда әйтелгәннәрдән тагын шуны аңларга кирәк, уңыштан һәм җиләк-җимештән зәкят (гошер) түләр өчен, нисаб (зәкят чыгару өчен тиешле булган иң аз күләм) юк, диелә бу хәбәрдә.