Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласызлыктан интеккән хатын ковид белән авырганнан соң балага узган

40 яшьлек хатын берничә тапкыр ЭКО ясатып та, ана булу бәхетенә ирешә алмаган.

news_top_970_100
Баласызлыктан интеккән хатын ковид белән авырганнан соң балага узган
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче хатын озак вакытлар буена авырга уза алмый, баласызлыктан дәвалана. Аннары ул коронавирус белән авырый. Терелгәч, бу хатын балага уза. Бу гаҗәеп очрак турында «Комсомолка» сайтына Уфада билгеле вирусолог, БДМУ микробиология һәм вирусология кафедрасы җитәкчесе Марсель Туйгунов сөйләгән.

Коронавирус вакцинасының репродуктив системага йогынты ясау ихтималы турында сөйләшкәндә, Марсель Туйгунов үз тәҗрибәсендәге тарихны искә ала. Аның кырык яшьлек пациенты озак вакытлар буена авырга уза алмыйча интегә. Ул берничә тапкыр ЭКО ясата, ләкин аның нәтиҗәсе булмый.

«Аннары ул коронавирус белән авырый башлый, авыру җиңелчә формада уза. Авырып терелгәч, хатын кабат хәлсезлек тоя, табибка мөрәҗәгать итә. Табиб аның йөкле булуын ачыклый. Баласызлык, аденоидлар — бу иммунологик процесслар. Кеше ковид белән авырый башлагач, иммунитет күзәнәкләре мобильләшеп, инфекция белән көрәшә башлый. Организмның башка органнарындагы иммунологик проблемалар бетә. Бер авыру белән авырган кеше башка авыруыннан арына», — ди Туйгунов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100