Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласызларга салым аена 30-40 мең сум тәшкил итәргә тиеш – МФЭИ директоры Алексей Зубец

news_top_970_100
Баласызларга салым аена 30-40 мең сум тәшкил итәргә тиеш – МФЭИ директоры Алексей Зубец
МФЭИ директоры Алексей Зубец

«НТВ» каналындагы «Место встречи» тапшыруында МФЭИ (Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының социаль-иктисади тикшеренүләр институты) директоры Алексей Зубец, баласызларга салым аена 30-40 мең сум тәшкил итәргә тиеш, дип белдергән. Аның фикеренчә, баласыз кеше балалы гаиләдәге баланы тәрбияләүне үз җилкәсенә алырга тиеш, ә 1 баланы 1 ай карау якынча шул бәягә төшә.

Аның фикеренчә, медицина күрсәткечләре буенча бала алып кайта алмаган гаиләләр алимент түләргә тиеш.

Зубец фикеренчә, 1 балалы гаиләләр дә салым түләргә тиеш, чөнки «нормаль гаилә – 2 балалы гаилә» дигән ул.

Баласызларга салым түләтү турында дискуссия соңгы араларда бик куатле бара. Иң беренче булып, баласызларга алимент түләтүне генерал Гурулев тәкъдим итте. Ул СССР тәҗрибәсенә таянырга киңәш итә.

Әлерәк кенә Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров, баласызларга алиментчыларга караган кебек карарга кирәк, дигән фикерен әйтте. Лента.ру сайты язуынча, балалы гаиләләр аена 30-40 мең алырга тиеш. Ә бу сумманы баласызлар күтәрергә тиеш.

«Бюджетта бүтән акча юк. Һәр тиен исәптә. Һәм акчага мохтаҗ кешеләрне бу ярдәмне күрсәтә алырлык кешеләрдән аерырга вакыт җитте», – дигән ул.

Депутат, баласызларга «подоходный» салым ставкасы 13 процент кына булырга тиеш түгел, ди. Федоров та, медицина күрсәткече салымнардан азат булыр өчен сәбәп түгел, дигән фикердә.

«Баласызларга салым медицина белән бәйле түгел. Мәсәлән, алиментчының бүтән балалары була алмый икән, ул алимент түләүдән туктамый бит. Монда да шулай», – дигән ул.

Евгений Федоров 1963 елгы. Аның 1 кызы бар. Алексей Зубец 1964 елгы. Аның гаиләсе турында мәгълүматлар юк.

Дума спикеры Вячеслав Володин, баласызларга салым кертү турында идеяләрне әйтеп, халыкны куркытмаска өндәде. Аның фикеренчә, монда «сыгылмалы» мөнәсәбәт кирәк.

СССР заманында – 1941 елдан 1992 елга кадәр баласызларга салым бар иде. Бу Бөек Ватан сугышында ата-анасыз калган ятимнәргә ярдәм итү максатыннан кертелә. Бу салымны 20-50 яшьлек ирләр һәм 20-45 яшьлек баласыз хатын-кызлар түләгән. 150 сум хезмәт хакы алганнар аена 5 сум, аннан күбрәк алганнар – хезмәт хакының 5 процентын казнага түли. Ә инде колхозларда эшләүчеләр елына 100 сум түләгән. Бу салымны хәрбиләр һәм аларның хатыннары, студентлар һәм пенсионерлар түләмәгән. Шулай ук, медицина күрсәткечләре буенча бала таба алмаган гаиләләр дә салымнан азат ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100