Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласының прическасын ошатмаган ир-ат стилистларның чәчен кырдырган - видео

Баласының прическасын ошатмаган ир-ат стилистларның чәчен кырдырган - видео

news_top_970_100
Баласының прическасын ошатмаган ир-ат стилистларның чәчен кырдырган - видео
Казахстанда бер ата баласының прическасын ошатмаган. Аның улы барбершопта чәчен кистергән булган. Әлеге вакыйга турында НТВ каналы хәбәр итте.

Парикмахер балага модалы итеп прическа ясап чәчен кискән. Ләкин өйдә әти кешегә бу ошамаган. Ир-ат кулына агач бита тоткан һәм салонга килгән. Ул парикмахерларны үзенчә акылга утырткан. 

Ачуы чыккан ир-ат стилистларны бергә чакырып, бер-берсенең чәчләрен пеләшкә кырдырган. Шулай итеп модалы прическа ясаучылар үзләре таз булып калган. Ир-ат бу хәлне үзе үк видеога да төшереп торган. 



Шуннан соң ул салон хуҗасын да чакырган. Аның да чәчен кырдырмакчы булган, мөгаен.

Тарих моның белән генә бетми әле. Чәч кисүчеләр үзләрен үпкәләткән ир-аттан үч алырга карар кылган. Алары бу ир-атны ишегалдында саклап торган һәм гафу үтендергән.

Хәзер бу җәнҗалга хокук саклау органнары катнашуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100