Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баласына ярдәмгә ташланды». Янгында үги әтисе белән үсмер кызы һәлак булган

news_top_970_100
«Баласына ярдәмгә ташланды». Янгында үги әтисе белән үсмер кызы һәлак булган
https://buryatia.sledcom.ru

Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә 28 апрельгә каршы төндә янгында ир-ат белән 11 яшьлек кыз бала һәлак була. Ир белән хатын өйнең беренче катында йоклый. Алар рәсми рәвештә никахлашмаган. Хатынның 11 яшьлек кызы да алар белән яши. Баланың бүлмәсе икенче катта була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатын төнлә бала ярдәм сорап кычкырганга уяна. Бүлмәне төтен баскан була. Үги ата кыз баланы коткарыр өчен баскычтан өскә менеп китә. Ләкин ул кире төшә алмый. Ялкын чыгу юлын томалый.

Куркуга калган әни кеше коткаручылар, «ашыгыч ярдәм» чакыра, күршеләрне уята. Коткаручылар килгәнче, күршеләр бала белән ир-атка булышырга маташа, тик булдыра алмыйлар.

Мәетләрне коткаручылар таба. Алар төтен белән агуланып үлгән. Экспертлар фикеренчә, ялкын башта икенче катта тарала, ул электр җылыткычы тора торган бүлмәдә башлана. Янгын сәбәбе дә шул булуы ихтимал. Хәзер экспертизалар билгеләнгән.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100