Баласын ялгызы үстергән ана юл фаҗигасендә һәлак, улының киләчәге – балалар йорты
Иркутск өлкәсеннән 49 яшьлек Маргарита тормыш йөген берүзе тартып барган: бала тәрбияләү, эш, хуҗалык – болар барысы да аның нәфис, әмма чыдам җилкәсенә төшкән. Аның өчен төп таяныч һәм тормыш мәгънәсе – 12 яшьлек улы була. Янәшәдә якыннары калмаган: әти-әнисе һәм ире инде күптән үлгән. Бер мизгелдә ялгыз ананың да гомере өзелә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
22 август иртәсендә Маргарита көн дө йөри торган юлдан эшкә бара. Җәяүлеләр кичүен кичәсе генә кала, кинәт аны зур тизлек белән килгән «Honda Airwave» автомобиле бәрдерә. Руль артында 36 яшьлек ир-ат була. Маргарита шунда ук үлә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Маргаританың улы хәзер берьялгызы калган. Аңа нибары 12 яшь. Малайның әби-бабайлары да, хәтта ерак туганнары да юк. Хәзер аны вакытлыча тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар, ләкин тиздән аны балалар йорты көтә.
Маргарита заводта эшләгән. Ул аның өчен төп эш урыны һәм керем чыганагы булган. Баласын 1 сентябрьгә әзерләп тә өлгергән: кием-салым һәм канцелярия товарлары сатып алган... Улын линейкага алып барырга хыялланган.
Балага фаҗига турында күршеләре хәбәр иткән. Малайга ярдәм итү өчен, тернәкләндерү үзәгеннән психолог килгән. Маргаританы җирләү эшләрен һәм чыгымнарын күршеләре күтәргән.
Хәзер баланың язмышы опека органнарына бәйле. Рәсми рәвештә аның опекуннары юк. Малайны уллыкка алырга теләүчеләр әлегә табылмаган, диелә хәбәрдә.