Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын тотып, бауга ябышып тәрәзәдән чыгып баручы хатын егылып төшкән

Хастаханә табиблары имгәнгән ана белән бала турында хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

news_top_970_100
Баласын тотып, бауга ябышып тәрәзәдән чыгып баручы хатын егылып төшкән
Ана өч яшьлек кызын кулына тотып, бишенче кат тәрәзәсеннән төшмәкче булган. Мәскәү янындагы Орехово-Зуево шәһәрендәге вакыйга турында Тикшерү комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Әлеге хәл узган шимбәдә булган. Хатын күп катлы йортның бишенче катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән тышкы якка чыккан. Ул чүпрәк япмалардан ясалган бауга ябышып, аска төшә башлаган. Өченче кат биеклегенә җиткәч, япмалар өзелеп, бала белән хатын аска егылган.

Имгәнгән ана белән баланы хастаханәгә китергәннәр. Табиблар бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

“Хатын-кыз һәм аның кече яшьтәге баласы имгәнгән. Аларны хастаханәгә китергәннәр. Травмалар биеклектән егылып төшкәндә барлыкка килгән”, диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Бу хатынның ни сәбәпле шундый кискен адымга барганы турында хәбәрдә әйтелмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100