news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баласын төшертергә маташкан хатын 3 литр канын югалткан

news_top
Баласын төшертергә маташкан хатын 3 литр канын югалткан
Фото: © "Татар-информ"

Мәскәүдә шәхси клиникада аборт ясаганда, йөкле хатын 3 литр канын югалткан. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хатын үлә язган, тик аның янында анестезиолог та, реаниматолог та булмаган.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, 37 яшьлек хатынның аналыгын тишкәннәр, шуннан соң кан ага башлаган. Операция вакытында анестезиолог та, реаниматолог та булмаган.

«Зыян күргән хатынны геморрагик шок халәтендә башкала хастаханәләренең берсенә китергәннәр. Ул реанимациядә», – дигән канал чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар