news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләргә штраф берничә тапкырга арта

news_top

Балаларын тәрбияләмәгән ата-аналарга штрафны арттыру турындагы төзәтмәләрне Дәүләт Думасы кабул итте. Төгәлрәк итеп әйтсәк, үз баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләргә штраф 2 мең сумга кадәр җитәчәк. Бу турыда «КП» хәбәр итте.

Парламент кабул иткән үзгәрешләр гамәлдәге законда каралган җаваплылыкны катгыйландыруны күздә тота. Балигъ булмаган баланы матди яктан карау, тәрбияләү, укыту һәм яклау буенча үз бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен, ата-аналар хәзерге вакытта административ җаваплылыкка тартыла. Штраф күләме – 100 сумнан 500 сумга кадәр.

Үзгәрешләр кергәч, баласы тәрбиясенә битараф ата-аналарга 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар