«Баласын реанимациядә тапты»: Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнеп капланган, 3 кеше имгәнгән
Новосибирск өлкәсе Краснозерский районында йөкле хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» машинасында юл һәлакәтенә очраган һәм могҗиза белән генә исән калган. Хатын-кыз баласын реанимациядә тапкан. Авария 22 октябрьдә иртән К-17Р трассасында булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Новосибирск өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, иртәнге 10:00 сәгать тирәсендә «ашыгыч ярдәм» машинасы Краснозерское авылыннан Карасук шәһәренә барган. Трассаның 308 нче километрында Локтенок авылы тирәсендә йөртүче идарәне югалткан, һәм машина юлдан чыгып очкан.
«Бу вакытта минем ирем Карасуктан Новосибирскига бара торган булган. Ул һәм тагын бер машина, юл читендә әйләнеп капланган «ашыгыч ярдәм» машинасын күреп, туктаган. Шаһитлар белән бергә «ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Табиб та, машина йөртүче да яраланган, йөкле пациент хатын аңсыз булган. Табиб һәм машина йөртүче һәрвакыт аның янында булган һәм ярдәм күрсәткән. Ирем башка шаһитлар белән бергә хатын-кызны носилкага салырга булышкан. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнен 10 минут тирәсе көткәннәр», – дип хәбәр иткән шаһит Анна.
Нәтиҗәдә 3 кеше зыян күргән. Авария урынына 2 реанимобиль килгән. Алар табиб белән машина йөртүчене Краснозерский үзәк район хастаханәсенә алып киткән, ә йөкле хатын-кызны авыр хәлдә реанимациягә китергәннәр. Табиблар хатын-кызга ашыгыч рәвештә бала таптырган һәм сабыйның гомерен саклап калган.
«Ашыгыч медицина ярдәменең икенче бригадасы зыян күрүчеләрне оператив рәвештә медицина учреждениесенә китергән. Анда аларга ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта табиблар 2 пациентның хәлен уртача авыр дәрәҗәдә дип бәяли. Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. Йөкле пациент хатынга бала таптырганнар, сабый исән», – дип хәбәр иткән Новосибирск өлкәсе сәламәтлек саклау министры Ростислав Заблоцкий.
Зыян күргән хатын-кызны санитар авиация ярдәмендә Новосибирск өлкәсе хастаханәсенә алып килгәннәр. Новосибирск өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе тикшерү үткәрә. Краснозерский районы администрациясе хатын-кызга һәм аның гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер булуы турында хәбәр иткән.