Баласын рактан коткарган әнине өйдән куалар: гыйбрәтле хәлләрне дога кылучы сөйли
Мәчеткә кереп, сәдака биреп, минем якыннарыма дога кылыгыз әле, дип сораучыларга дога кыла Зөфәр абый.
Мөселман халкы өчен мәчет – җан тынычлыгы таба торган, сорауларына җавап ала торган, сәдака бирә, дога кыла торган урын. Намаз укып, күңеле-кальбе чистара торган, җомга намазларында һәм дини бәйрәмнәрдә вәгазь тыңлый, кардәшләре белән күрешә-аралаша торган, мәчеткә барганда атлаган һәр адымың өчен савап ала торган изге урын.
«Психолог мулла»
«Казан нуры» мәчетенә кергән кешеләргә дога кылып, матур теләкләрен әйтеп озатучы Зөфәр абыйны шул тирәдә яшәүчеләр «психолог мулла» дип йөртәләр. Чөнки гозер белән килүчеләрнең һәркайсын игътибар белән тыңлап, киңәшен бирә, тынычландыра торган сүзләрен таба ул. Зөфәр абый турында блогер Фәгыйлә Шакирова сюжет төшергән.
– 70не тутырырга күп калмады миңа. Әзме-күпме зирәклек тә, тәҗрибә дә җыелгандыр. Дөнья күрсәтте барысын да, Аллага шөкер, – дип үзе белән таныштыра Зөбәр абый. – Сөйләшеп утырам, яртышар сәгать. Ай, рәхәтләнеп киттем, диләр. Аннан дога кылабыз. Бервакыт бер кыз кергән иде. «Зөфәр абый сезме?» – «Мин». – «Миңа монда күрше апа, мәчеттә мулла психолог бар дип әйтте, ди». Психолог белемем юк, тормыш тәҗрибәсе бардыр инде.
Зөфәр абый монда эшләгән вакытта нинди генә тарихлар ишетмәгән, нинди генә гыйбрәтле хикәяләр тыңламаган. Язсаң, бер китап булыр иде, ди.
«Акчаңны кемгә тоттың – шуңа бар»
– Мәчеткә балалары ата-аналарына теләсә нәрсә әйткән, кадерләмәгән картлар да керә. (...) Менә бер әби килде, 40 ел бер мәктәптә укыткан, – дип, ана һәм балалары арасында булган бер хәлне хәтеренә төшерә Зөфәр абый. – Ике баласы булган улын чит илләргә алып барып, гомер буе тиенләп җыйган акчасын (укытучының хезмәт хакы әллә ни түгел ич инде) шушы баласына тотып, аны онкологиядән чистарткан. «Анда бүтән берни дә юк», – дип кайтарганнар Израиль табиблары. Хәзер монда кирәкмәскә әйләнгән. Килен алдында «не так ходишь, не так кушаешь» икән. «Кашыкны дөрес тотмыйсың, ашаганда коела, артыңнан җыеп бетерә алмыйм...»
Килен битәрләвеннән туйган ана кызына шалтыратып, кунакка килергә теләвен әйтә. Һәм кызыннан: «Акчаңны кемгә тоттың – шуңа бар», – дигән җавап ишетә.
– Югыйсә, балаларның ата-аналарга мөнәсәбәтләре җылы булырга тиеш. Балалар, килен-кияүләр белергә тиеш: ата-ана, кайнана-кайнатага синең мөнәсәбәтең нинди була, ул сиңа бумеранг белән кире әйләнеп кайта, – дип дәвам итә Зөфәр абый. – Бумеранг белән, «син миңа кайтма инде» дип килешү төзеп булмый. Мәчеттән чыкмыйча, көне-төне намаз укысаң да – ата-анаңа якты чыраең, тәмле ризыгың булмаса, синең җәннәтең юк. Мин шулай дип уйлыйм. Ата-ана – иң беренче. Элек безнең мәчеттә эшләгән кешенең бервакыт очраклы гына сөйләшүен ишеттем. Телефонны алды да: «Әй, җәннәтем, нихәл?» – ди. Әнисенә! Анасыз җәннәт күрә алмыйбыз. Ата-анага «уф» дип тә әйтергә ярамый. Туйган, дип уйламасыннар.
– Күптән түгел бер әби керде, кечерәк кенә, – дип, тагын бер хәлне искә ала дога кылучы мәчет әһеле. – «Улым, тиз генә язып ал да, чыгып китәм», – ди. «Ник ашыгасыз, утырыгыз әзрәк. Әйдә, бергәләшеп укыйбыз», – дим. «Юк, балаларым сөйми мәчеткә йөргәнемне. Йөрмә мәчет буйлап, анда җыен авыру килә, чир алып кайтырсың, дип әйтәләр. Качып кына киләм, бабай», – ди.
Мәчетнең тылсымы
Киресенчә, эшен бетергәч тә чыгып китәсе килми утыручы кешеләр дә бар. Зөфәр абый андыйлар турында да сөйләде:
– Беркөнне бер хатын, дога кылып бетердем дә, утырыйм әле азрак, ди. Утыр, минәйтәм. Өеңдә тыныч түгелме әллә, димен. Юк, өемдә тыныч, ди. Әллә ничә чирем бар, менә шушында дога кылдырып, ял итеп кайтсам, берничә көн дару эчмим, ди. Менә мәчетнең тылсымы. Мәчеткә йөрергә, мәчеткә барырга кирәк!
«Аякларым йөргәндә, монда киләм инде мин»
Мәчеткә, нигездә, татарлар йөри. Шулай ук, татар ирләре үлгән олы яшьтәге марҗалар керә икән.
– Заманында татар егетләренә чыкканнар, ирләре үлгән. (...) Кайсы кулын күтәреп утыра инде, дога кылган кыяфәт ясап. Кайсы, бабай, мин кулны күтәрмим инде, тик сез укыгыз, ди.
Бервакыт бер марҗа керде, чын марҗа инде. 70ләрне узгандыр. Исемлек бирә, анда өч исем: 2 хатын-кыз, 1 ир-ат исеме, – дип сөйли Зөфәр абый. – «Кемнәрең бу синең?» – димен. «Монысы – ирем, искитмәле әйбәт иде, тик иртә үлде. Татарга чыктым», – ди. «Монысы – кайнанам. Кайнанам үләргә ята иде, менә-менә китә, күзендә борчу. Иелдем дә, әни, синең өчен дога кылучы булмас, дип куркасыңмы әллә, дип әйттем. Борчылма, әни, аякларым йөргәндә, мәчеткә барып сиңа дога укытырмын, дип әйттем. Әз генә елмайды да, 2-3 минуттан җан тәслим кылды», – ди. «Иремә йөрдем, аннан кайнанама йөрдем. Бер 3-4 ел үтте, каенсеңлем шалтырата, кил әле, дип әйтә, ди. Бардым. Миндә онкология таптылар, мин дә китәм тиздән, ди. Зинһар өчен, абый белән әнигә укытканны миңа да укыт, дип әйтеп елады. Аякларым йөргәндә, монда киләм инде мин», – ди. Менә шундый хәлләр дә бар...
Дога кылганда ниятенә карыйлар
Мәчеткә кереп, сәдака биреп, «минем якыннарыма дога кылыгыз әле» дип сораучыларга дога кыла Зөфәр абый. Кайбер көннәрне кеше шулкадәр күп була, хәтта бүлмәдән чыкмый да икән. Кайбер мәчетләрдә сәдака өчен махсус тартма куялар, кергән кеше хәерен шунда сала да, соңыннан доганы барысына берьюлы укыйлар. Яки, сәдака алып килгән кешегә, әнә тегендә куй, вакытым булгач, укырмын, дип алып калалар.
– Алай булмый ул, – дип каршы төшә Зөфәр ага. – Кеше бит мәчеткә я гыйбадәт кылырга килә, я берәр борчу булса килә. (...) Монда киләләр, мин сорыйм, нинди ният белән килдегез? Төрле ният белән килә кеше дога кылдырырга. Кемдер авырый, абый, анализлар әйбәт чыксын әле, Аллаһы Тәгалә булышсын, ди. Кемдер күз яшьләре белән килә, әтисе я әнисенә операция ясыйлар. Кемдер килә, хатыны бәбили, бабай, укы әле, ди. Аңа инде сөенә-сөенә укыйм. Кемдер килә, үлгән әтиемнең туган көне, ди. (... ) Бала күмгәннәр бар. Мин аларны беләм инде. Балам үлгәнгә 10 ел, 15 ел, диләр. Бу – наркотиктан үлгән балалар инде. Аналары сәбәбен әйтә алмый, үлде инде, бабай, үлде, диләр. Нидән икәнен әйтәселәре килми. Мин аны аңлыйм. Дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенәбез, кичерсен ул баланы, дип. Замана чире, дим мин аны. Андыйлар бик күп...
Хәер бирергәме-юкмы?
Мәчет тирәсенә җыелышып, хәер сорашып утыручылар арасында да төрлесе бар. Аларга хәер бирергәме, юкмы? Мәчет янында утыргач, мөселмандыр, бирергә кирәк, дигән уй килә. Кыяфәте, килеш-килбәте тәртипсез тормыш алып баручыныкына охшаганнары да бар.
– Бу теманы сөйләштек имамыбыз, хәзрәтләребез белән, – ди Зөфәр абый. – Бирергәме, бирмәскәме? Алмас хәзрәт әйтә: «Бирмәгез, дип әйтә алмыйм, бәлки, чынлап та кирәктер ул аларга, бәлки, аларның ризыклары юктыр, – ди. – Бирегез, дип тә әйтә алмыйм, әллә аны алар аракыга тоталардыр», – ди. Берничек тә бер фикергә килеп булмый. Әллә алар сәдакаларны алып кайтып эчәләрдер. Ул вакытта без аларның эчүенә сәбәпче булабыз бит. Ә ашарына бирмәсәк, тагын гөнаһка батабыз. Тиз генә чишә торган мәсьәлә түгел...