Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баласын коткарган». Акула талап үтергән турист хатын танылган музыкант кызы булган

news_top_970_100

Мексикада акула һөҗүм иткәндә һәлак булган турист хатын танылган музыкант кызы булып чыккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 2 декабрьдә була. Мария Фернанда Мартинес Хименес ярдан 20 метр ераклыкта улы белән йөзә. Акула килгәнен күргәч, ул баласын платформага утырта һәм ярга төртеп җибәрә.

  • Турист хатын 5 яшьлек баласын коткарырга маташканда, аягын акула тешләп өзгән, дип язган идек.

Мария Фернанда Мартинес Хименес исемле бу хатын популяр музыкант Анхель Мартинес Аррегин кызы икән.

Аррегин чыгыш ясый торган ансамбльнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә әлеге хәбәрне раслаганнар.

«Дуслар, мәрхүмә рухына һәм Анхель Мартинес Аррегинга һәм аның бөтен гаиләсенә әлеге кайгыны кичерергә көч сорап дога кылуыгызны сорыйбыз», – дигән музыкант вәкиле.

Марияне Гвадалахар штатында 4 декабрьдә җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100