Баласын калдырып, гаиләдән киткән яшь ана хикәяте
Миңа үз әнием каршында бик оят, чөнки ул үз тормышын миңа багышлады, ә мин бала белән бергә дә кала алмадым.
Баласын калдырып гаиләдән киткән ата – нормаль хәл булмаса да, гадәти күренеш. Җәмгыятьтә мондый адымга барган хатын-кызларга бик тискәре караш. Аерылышканнан соң, баласын ата кешегә калдырып киткән яшь ананың аноним хикәятен укучыларга «Афиша Daily» сайтында Дарья Благова яза.
«Шушы көннәрдә улыма 2 яшь тулды. Мин Мәскәүгә күченгәннән бирле, ул әтисе белән башка шәһәрдә яши. Без июнь аенда аерым яши башладык, ә хәзер инде аерылыштык та. Суд карары үз көченә әле күптән түгел генә керде, аерылышу турында гаризаны ул мин юкта биргән.
Без Яңа ел алдыннан таныштык, бик тиз бергә кушылып яши башладык. Аның әнисе мине яратмады, яратмавын яшереп тә тормады.
Гадәттә, авырлы хатын-кызны барысы да кайгырта: бер эш эшләргә дә рөхсәт итмиләр, кәефен сорап кына торалар, табибка барып күренергә кушалар.
Ә мине кайнанам бөтен 9 ай буена эшкә куды, мин бит әле, өстәп, студент та идем. Булдыра алганча, каршы килә тордым. Соңгы айларымда хәлем авырайды, умырткамда көчле авыртулар барлыкка килде, кан басымы белән проблемалар башланды. Ирем ул вакытта мине кайгырта иде әле, хәтта аяк киеме кияргә дә булыша иде. Миңа карата соңгы әйбәт мөнәсәбәт булды ул.
Ноябрь аенда балабыз туды, шуның алдыннан гына исә кайнанам кызы янына яшәргә Мәскәүгә китеп барды. Минем бала тапканнан соң депрессия башланды. Ни түшәмгә, ни стенага карый алмас булдым, үземне кая куярга белмәдем. Бала туып, 2 атна үткәч, ярдәм итәргә үземнең әнием килде.
Балага 7 ай тирәсе иде, бер иртәне ул бик нык елый башлады. Улымны кулга алып тынычландырдым, әнинең аның елавын ишетмәвенә аптырап, бүлмәсенә кердем. Аны уятмакчы булып селкетә башладым һәм нидер булуын аңлап алдым. Табиблар килде, «соң инде» диделәр. Моннан алдарак кына эчәгесендә яман шештән әтием дә үлгән иде.
Ул вакытта миңа бик тә яклау, тынычландыру, җылы сүз кирәк иде, ә ирем, киресенчә, мине әниемнең үлемендә гаепли башлады. Мин, янәсе, теләсә ни эшләп йөргәндә, ягъни, институтка укырга йөргәндә, әнием бала белән утырып бик нык арый торган булган. Югыйсә, ул бит мин укып бетерсен дип, нәкъ менә бала карар өчен килгән иде. Кайнанам бу вакытта гел диярлек Мәскәүдә, кызы янында яшәде.
Әни үлгәннән соң, ирем еш кына өйгә 2 дус кызын алып кайта башлады. Алар гел эчәләр иде, кайвакыт ирем дә алар белән бергә утырып эчә. Туктаусыз балага үреләләр, рөхсәтсез күтәрмәкче булалар, әлбәттә, миңа бу хәл бер дә ошамый. Шуннан мин башка бүлмәгә күчтем, бала кроватен да шунда күчердем. Соңгы ярты елда без улым белән шул бүлмәдә аерым яшәдек. Фатир 4 бүлмәле, шунысы безнең өчен бик кулай булды. Иремә аның дусларының миңа ошамавы турында әйтергә тырышып карадым, ләкин аның җавабы бер иде: «Алар сиңа түгел, миңа киләләр, шулай булгач, тынычлан!»
Әни үлгәндә, ирем әле эшли иде, тиздән эшен югалтты. «Бишенче ноктасына» утырды да башка эш эзләүгә кул селтәде. Безнең мөнәсәбәтләр тагын да начарланды. Ярты елдан артык без аена 6 мең сум акчага яшәдек: 3 меңне кайнана җибәрә иде, һәм 3 мең – бала пособиесе.
Үземне һәм улымны карау өчен миңа эшкә урнашырга кирәк иде. Үзебезнең шәһәрдә эш эзли башладым. Бала бәләкәй булгач, беркая да эшкә алмыйлар. Хәтта беркайда эшләмәүче ирем бала белән утыра, дигән очракта да. Эш бирүчеләрдән ялынып та, ялварып та, күз яшьләре белән дә сорадым, чөнки баламны ашатырга кирәк. Ләкин алар: «Балагызны балалар бакчасына биргәч, килерсез», – дип җавап бирделәр.
Кайнанам Мәскәүдән кайткач, янымда туктаусыз бөтерелеп, «Син чемоданнарыңны җыйдыңмы инде?» – дип теңкәгә тия башлады. Көн саен. Ул хәтта миңа билет алып бирергә әзер икәнен дә әйтте, минем генә каядыр олагуым кирәк. Ул кайту белән, ирем эшкә чыкты.
Ахыр чиктә, баланы ирем белән калдырып китүдән башка юл тапмадым. Мәскәүдә эшкә урнашу күпкә җиңелрәк. Әлбәттә, кайбер эш бирүчеләр бала миңа комачаулар дип курка, ләкин безнең төрле шәһәрләрдә яшәвебезне әйтүгә, тынычланалар.
Улым белән 4 ай күрешмәдек: мин эшлим, янына кайта алмыйм. Ирем миңа: «Син үзең шулай хәл иттең, үзең киттең», – ди. Мин аның әнисенең мине кууын искә төшерәм, ул ризалаша, ләкин үзенең андый сүзләр әйтмәвен һәм, гомумән, балага 3 яшь тулганчы бергә яшәргә тәкъдим итүен өсти.
Мин Мәскәүгә киткәч, аның дус кызлары миңа социаль челтәрләрдә яза, мине «кәккүк» дип атый башладылар, социаль битемдә ямьсез комментарийлар калдыралар. Миңа еш кына «хатын-кыз түгел син», «ана түгел син» дигән сүзләр язалар. Мыскыл итүгә кадәр барып җиттеләр. Андый сүзләрне чит-ят кешеләрдән даими ишетәм.
Туганнарым да мине гаепли. Мин читкә китәргә карар кылгач, баламны иремдә калдыруымны белгәч, хәтта: «Син нормаль кешеме соң?» – дип сорадылар. Мин аларга үземне фатирдан кууларын, әтием белән әниемнең үлгәнлеген, минем ни эшем, ни акчам булмавын аңалаттым. Әмма файдасыз.
Хатын-кыз әни булганнан соң, үз йөзен югалта. Ул балага беркетелгән кушымта, өстәмәгә әверелә: уенчык, пенал, китап яки ручка кебек. Кешеләр аның тормышы белән кызыксынудан туктый. Алар ире һәм баласы турында гына сорый башлыйлар. Ә ирсез һәм баласыз ул тулыканлы хатын-кыз саналмый.
Гадәттә, кешеләр һаман шул бер үк сорауны бирә: «Балаңны син соңыннан аласыңдыр бит?» Бу сорау мине шаккатыра. Мин дәшмим, алар ачулана, ярсый башлый. Югыйсә, бу – аларның эше түгел. Минем аяк астында ныклы терәгем юк, шуңа күрә киләчәктә баланы үземә алырмынмы-юкмы – белмим. Элекке ирем белән мөнәсәбәтләребез начар.
Телефоннан иремә баланың хәлләрен сорап шалтыратам. Гадәттә, ул: «Нормаль», – дип җавап бирә. Каяндыр кайнанамның ерак бер туганын балага няня итеп алуларын белдем. Няняга шалтыратып, телефоннан улым белән сөйләштерүен сорадым. Ул каршы килде: «Әтисе белән килешегез, мин аңа эшлим, ул кушмый торып, берни дә эшли алмыйм», – диде.
2 ай чамасы элек минем хәзер очраша торган егетем белән таныштым. Ул – бик әйбәт кеше, югары белемле, армиядә хезмәт итеп кайткан. Минем элекке ирем турында да, балам турында да барысын да белә, мин аңа шундук барысын да сөйләп бирдем. Ул аны тыныч кабул итте. Хәзер инде миңа: «Улың янына кайтырга җыенсаң, мине алдан кисәт, ял алып, мин дә синең белән кайтырга тырышам», – ди.
Әйбәт әнине безнең җәмгыятьтә үзен тулысынча балага багышлаган һәм үзе турында, үзенең тормышы турында оныткан әни, дип саныйлар. Минемчә, әйбәт әни – беренче чиратта балага дус, бу хәтта стереотип буларак формалашкан әнигә караганда әйбәтрәк тә. Үз әнием белән безнең нәкъ шундый дусларча мөнәсәбәт иде. Мин аңа балачактан ук ышана идем. Гадәттә, «әни – дус» дигән позициягә күпләр шаккатып карый. Мин, мөгаен, начар әнидер, минем балам бит әтисе белән калды, һәм мин аңа күп әйбер бирә алмыйм.
Элекке ирем әйбәт әтиме – монысын мин әйтә алмыйм. Балага аның эмоциональ яктан бик нык бәйләнгән икәнлеген бик яхшы беләм. Няняга бер шалтыратуымда, ул, бала артык иркә, «юк» сүзен бөтенләй белми, дигән иде. Хәзер ирем няня белән аралашуны тыйды. Әгәр тагын аңа шалтыратсам, мине кара исемлеккә тыгып куячагын әйтте.
Әлбәттә, мин улым өчен тыныч түгел. Мәсәлән, ирем өйгә элек алып килгән дус хатыннары шикелле кызлар алып килер, дип куркам. Шулай ук, мине бала белән күрештерүгә каршы булган хатын-кыз белән кушылыр, дип тә шикләнәм.
Хәзер янәшәмдә – минем белән булган бу хәлләргә сабыр карый торган кешеләр. Мәсәлән, минем белән бер үк вакытта бала тапкан дус кызым бар. Аңа шалтыраткан чагымда, ерактан ишетелгән бала тавышын тыңлау миңа бик авыр, ләкин ул миңа артык сораулар бирми, моның әдәпсезлек икәнен яхшы аңлый. Мин сорамасам, үз баласы турында да берни сөйләми.
Миңа үз әнием каршында бик оят, чөнки ул үз тормышын миңа багышлады, ә мин бала белән бергә дә кала алмадым. Аның шәхси тормышы, үз кызыксынулары юк иде. Үзем турында исә мин алай дип әйтә алмыйм. Үземне гаепле санау хисе башыма тәмам кереп урнашкан инде, мин аның белән хәтта көрәшми дә башладым. Миңа хәзер яшәү бик авыр...»