Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баласы үлә, бөерләре эшләми». Авырлы хатын үләр алдыннан ярдәм сорап ялварган

news_top_970_100

Курганда 25 яшьлек Ксения, 7 ай авырлы килеш, былтыр декабрь азагында хастаханәгә ята. Аннары аның баласы төшә, бераздан ул реанимациягә эләгә, шуннан исән килеш чыкмый инде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ксения 26 декабрьдә тамагы авыртуга, кан басымы түбән булуга зарланып, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. «Ашыгыч ярдәм» аны башта бала тудыру йортына китерә, биредә гинеколог карый һәм бала белән бар да тәртиптә булуын әйтә. Ксенияне терапия бүлегенә дәваланырга салалар. Биредә ул 1 тәүлек чамасы була, аннары аны инфекцион хастаханәгә күчерәләр.

Шушы хастаханәдә Ксения соңгы видеоязмасын төшерә. Ул ярдәм сорый. Аның сүзләренчә, 3 көн дәвамында аңа бер дару да бирмәгәннәр, карамаганнар. Берничә көннән Ксения комага китә.

УЗИ баланың үле булуын күрсәтә, Ксениягә кесарев кисеме ясыйлар. 2 гыйнварда хатынның бөерләре эшләми башлый, 4 көн узгач, аның үпкәләре тулысынча зарарланган булуы ачыклана. 7 гыйнварда Ксения аңына килмичә үлә.

Төбәк сәламәтлек саклау департаментында тикшерү оештыралар. Алар Ксениянең 21 декабрьдә үк авырый башлавын, табибларга 28 декабрьдә генә мөрәҗәгать итүен билгеләп куя.

«Табиблар тырышлыгына карамастан, пациентны саклап калып булмады», – диелә ведомство хәбәрендә.

Мәрхүмәнең туганнары табибларны берни эшләмәүдә гаепли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100