Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) бала туганнан соң әтиләр өчен 2 атналык түләүле отпуск бирергә тәкъдим итә. Ул шул турыдагы закон проектын эшләп, Россия Хөкүмәтенә бәяләмәгә юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Закон проекты белән РФ Хезмәт кодексының 255 нче маддәсен (йөклелек һәм бала табу буенча отпуск) тулыландырырга тәкъдим ителә.
«Хезмәткәрләргә (әтиләргә, опекуннарга), аларның гаризасы буенча, бала туган очракта, 14 календарь көн дәвам иткән өстәмә түләүле отпуск бирелә», – диелгән федераль закон проектында.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, бала туганнан соң ук әтиләр өчен махсус, гарантияле һәм түләүле отпуск булмау гаиләгә ярдәм итү системасында зур бушлык булып тора, чөнки сабый туганнан соң беренче атналар – гаилә өчен гаять мөһим чор.
«Бу вакытта әти кешенең физик һәм эмоциональ ярдәме бәяләп бетергесез, әмма еш кына әтиләр бала тугач ук эшкә чыгарга мәҗбүр, бу – гаиләне кирәкле ярдәмнән мәхрүм итә», – диелә документта.
Инициатива авторы фикеренчә, закон проектын кабул итү бала туганнан соң яшь гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне тәэмин итәчәк, әниләрне иң катлаулы чорда көнкүреш һәм физик мәшәкатьләрдән азат итәргә, аңа турыдан-туры физик һәм мораль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу – хатын-кызның бала тапканнан соң тиз арада тернәкләнүе, депрессияне профилактикалау һәм баланы имезүне нәтиҗәле җайга салу өчен принципиаль әһәмияткә ия, диелә хәбәрдә.