Дәүләт Думасы депутатлары баласы туган әтиләргә 7 көнгә кадәр өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим итә торган закон проектын парламент палатасына кертәчәк. Документ турында РИА Новости яза.
Инициативаның авторлары – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов, Дәүләт Думасында «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев, Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Елена Драпеко һәм Алексей Журавлев.
Хәзерге вакытта Россия хезмәт кануннарында бала туганнан соң ата-аналарга түләүле отпуск бирү турында гарантия юк. Россия хезмәт кодексының 128 нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр, баласы туган очракта, 5 көнгә кадәр түләүсез ял алырга хокуклы, шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча ял чорында еллык түләүле ялын графиктан тыш файдалана ала. Әмма мондый отпуск я түләнми торган, я файдалану вакыты һәм шартлары буенча чикләнгән була.
«Тәкъдим ителгән проект хезмәт законнарындагы бушлыкны юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Ул баласы туган әтиләргә 7 көнгә кадәр бер тапкыр түләүле өстәмә ял бирүне күздә тота», – диелә проектка аңлатма язуында.
Документларда билгеләп үтелгәнчә, ялны бала туган көннән алып 1 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, файдаланылмаган отпуск акчалата түләү белән компенсацияләнми, диелә.
Өстәмә ял бирү социаль һәм икътисади яктан уңай йогынты ясаячак, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль гаделлек идеяләрен яклаячак.
«Бүгенге көндә әти кешеләрнең, бала туу сәбәпле, аерым түләүле яллары юк. Без моны гаделсезлек дип саныйбыз. Дәүләт әти кеше иң мөһим вакытта – сабые туганнан соң беренче көннәрдә гаиләсе янында була алсын өчен шартлар тудырырга тиеш», – дигән Гусев.