news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Баласы тома ятим калды». Татарстанда яшәүче хатын танышын вәхшиләрчә үтергән

news_top
«Баласы тома ятим калды». Татарстанда яшәүче хатын танышын вәхшиләрчә үтергән
"Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче хатын таныш ир-атын чәнчеп үтергән. Мәрхүмнең баласы әтисез дә, әнисез дә калган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Канлы фаҗига Чаллыда узган шимбә көнне була. 42 яшьлек хатынның фатирына кунакка күптәнге танышы килә. Бу ир-ат фатир хуҗабикәсенең мәрхүмә дустының ире була. Ялгыз хатын һәм тол калган ир-ат күптәннән аралашып яши.

Фаҗига буласы көнне алар табын корып утыра. Бер мизгелдә талаша башлыйлар, һәм хуҗабикә пычакка ябыша. Ул танышының муенына һәм күкрәгенә өч тапкыр пычак кадый.

Аннары хатын ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин инде соң була. 44 яшьлек ир-ат шунда үлә.

Хатынны тоткарлаганнар, ул гаебен танып күрсәтмәләр бирә, җинаять эше ачылган.

Мәрхүм 44 яшьлек ир-атның 13 яшьлек баласы тома ятим кала. Аның язмышын опека органнары хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар