news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баласы фаҗигадә үлгәнен белгәч, әни кеше карантинннан качарга маташкан

46 яшьлек хатын ишекне ватып, пыяла ярчыкларына яраланган.

news_top
Баласы фаҗигадә үлгәнен белгәч, әни кеше карантинннан качарга маташкан
https://pixabay.com/

Севастополь шәһәрендә баласы суга батып үлгәнен ишеткәч, изоляциядә яшәүче хатын чыгып качарга тели. Тик аны тоткарлыйлар. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Covid-19 диагнозлы кешеләр белән аралашкан медицина хезмәткәрләре Севастопольнең Балаклава районында «Изумруд» пансионатында изоляциядә яши. Шәһәр хастаханәсендә эшләүче 46 яшьлек Ирина да 13 апрельдән бирле биредә тора. Ул изоляция кагыйдәләрен төгәл үти. 

Тик 19 апрельдә көндез аңа кайгылы хәбәр җиткерәләр. Иринаның 26 яшьлек улы Андрей суда батып үлүен әйтәләр. Фаҗига пансионаттан берничә километр ераклыктагы комлыкта була. Бу хәлне ишеткәч, хатын пансионаттан чыгып качарга җыена. Качарга маташканда, Ирина палатаның пыяла ишеген вата, аның аягы, иңбашы, куллары пыяла ватыкларына яралана. 

Иринаны тоткарлыйлар һәм полициягә хәбәр итәләр. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре һәм психолог кайгыга баткан анага ярдәм итәргә тырыша. 

18 апрельдә кичке якта Яшма комлыгында бер кеше диңгезгә батуы турында шаһитлар хәбәр итә. Батучы кеше — Иринаның улы Андрей булып чыга. Комлыкка килгән коткаручылар Андрейны таба алмый. 

Хәзерге вакытта 26 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Ул хәбәрсез югалган булып санала. Ирина исә шок халәтендә, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар