news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баласы еш авырый торган әти-әниләргә киңәшләр

news_top
Баласы еш авырый торган әти-әниләргә киңәшләр
Фото: © «Татар-информ»

Әгәр бала еш авырый икән, ата-аналар борчыла башлый: иммунитет зәгыйфьме, әллә гадәти хәлме? Бу сорауга «Вечерняя Москва» газетасына терапевт, кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин җавап биргән.

Белгеч аңлатканча, баланың иммун системасы 16-18 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә балалар, гомумән, олыларга караганда ешрак авырый – бу табигый күренеш, дип яза «Радио 1».

Иң мөһиме – авырулар җиңел формада үтеп китәргә, ә тернәкләнү тиз булырга тиеш. Табиб сүзләренчә, актив үсеш чорында организм яңа инфекцияләр белән очраша, һәм шул рәвешле саклану системасы ныгый. Катлаулануларсыз узса, ай саен була торган җиңелчә салкын тиюләр куркыныч түгел.

Әгәр бала еш авырый, әмма йөткерү һәм борын тыгылу кебек җиңел билгеләр белән генә чикләнә икән, аны табибларга йөртү һәм анализлар бирү кирәк түгел.

Әмма медицина статистикасы буенча, әгәр бала ел дәвамында айга 2 тапкырдан да ешрак (24 тапкырдан артык) авырый икән – бу игътибар таләп итә. Әгәр һәр авыру катлаулы нәтиҗәләргә китерә икән, бу – иммунитет системасы эшендә җитди проблемалар булуын күрсәтергә мөмкин.

Шул ук вакытта, Кондрахин билгеләп үткәнчә, баланың бөтенләй авырмавы да борчулы билге булырга мөмкин. Бу – иммунитет системасының тиешенчә формалашмавын һәм организмның куркынычларны тану сәләте җитмәвен күрсәтүе ихтимал.

Дарусыз гына иммунитетны ныгыту өчен, табиб түбәндәгеләрне киңәш итә: дөрес туклану режимы, җәмгыятьтә аралашу, балалар бакчасына йөрү, прививкалар һәм чыныгу.

«Чыныгу – иң нәтиҗәле ысул, ә артык саклау, киресенчә, зыян гына китерә. Балалар бер-берсенә инфекцияләрне йоктырып, иммунитет формалаштыруга булышалар. Әгәр бала бакчага йөрмәгән булса, мәктәптә бу процесс авыррак һәм озаграк үтәчәк», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар