news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баласы булмаганнар салым түли башларга мөмкин

news_top
Баласы булмаганнар салым түли башларга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров баласызлыкка салым кертергә тәкъдим итә. Аның сүзләрен «Говорит Москва» сайты язып чыкты.

«Советлар Союзындагы кебек, баласызлыкка салым кертү яхшы булыр иде. Балаларның тууын стимуллаштырырга кирәк, шул исәптән ана капиталы аша да. Бу проектлар өчен акча җитмәсә, салым кертергә кирәк», – дигән ул.

Шул ук вакытта депутат аңлатканча, бу концепция эчендә балаларның тууын гына түгел, ә «обрусение» – «руслаштыру» процедурасын, миграция агымнары аркасында халыкны формалаштыруны да аңларга кирәк. «Бу – җәза түгел, бу – проблеманы чишү ысулы», – ди Дума вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар