Балашихада шартлаган йортта ана белән баланы эзләгәндә, ике коткаручы һәлак булды – видео
Балашиха шәһәрендәге фатирларның берсендә газ шартлаган. Исән калучыларны эзләүче коткаручылар өстенә стена ишелеп төшкән. Куркыныч кадрлар интернетта чыкты.
Беренчел мәгълүматларга караганда, коткаручылар җимерекләр арасында кычкырып яткан хатын-кыз белән баланы чыгармакчы булган. Йорт стенасы икенче тапкыр ишелеп төшкәннән соң, аларның тавышлары бүтән ишетелмәгән.
Стена җимерелгәнче, коткаручылар 3нче каттагы фатирга төшкән плитәләрне күтәрергә тырышкан. 36 яшьлек хатын-кыз һәм аның 5 яшьлек кызы 5нче каттан төшкән плитәләр астында калган булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәлак булган хезмәткәрләре турында мәгълүмат чыгарды. Алар – Магомед Нальгиев һәм Олег Калмыков.
«Бу – безнең хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм ведомство өчен зур югалту. Башкалар хакына үз гомерләрен корбан иткән коткаручыларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калыр... Без барыбыз да бер эшне сайладык – кешеләрне коткару. Геройларны онытмыйк», – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков.
17.00 сәгатькә билгеле булган мәгълүматларда күренгәнчә, җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин. Аларның тавышлары ишетелми.
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәге саннарны җиткерде: Балашихадагы фатирда газ шартлаудан 5 кеше һәлак булды, 13 кеше зыян күрде. 7 кеше хастаханәдә ята, 6 кеше хастаханәгә барудан баш тарткан.