news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балашихада автомобиль шартлап, генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган

news_top

Балашихада автомобиль шартлап, РФ Хәрби көчләре Генераль штабының Баш оператив идарәсе башлыгы урынбасары, генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Булган мәгълүматлар буенча, шартлау кулдан ясалган шартлаткыч җайланманы эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән», – диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, бүген Балашиха шәһәренең Нестеров урамындагы 2 нче йорт районында «Volkswagen Golf» автомобиле шартлаган. Әлеге факт буенча «Үтерү» һәм «Шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар