Балашово мәчетенә нигез салучыларның берсе Мансур Әсәдуллин үлгән
84 яшьлек Мансур абыйны бар халык ихтирам белән искә ала.
29 июньдә Саратов өлкәсендәге Балашово шәһәрендә 84 яшьлек Мансур Әсәдуллин вафат булган. Аксакал расланган коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Мансур абый һәм аның хәләл җефете Балашово мәчетенә нигез салучыларның берсе, алар районның мөселман җәмгыятенең тормышында да актив эшләде», диелә бу хәбәрдә.
«Бу — Балашово районындагы барлык мөселманнар өчен зур югалту. Мансур абый актив кеше иде, битараф булмады, безнең бөтен чараларда да актив катнашты. Без барыбыз да Аллаһныкы, Аллаһка кайтабыз. Кайгыгызны Аллаһ җиңеләйтсең», — дигән Балашово районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин, Мансур Әсәдуллинның туганнарына мөрәҗәгатендә.