Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балашово мәчетенә нигез салучыларның берсе Мансур Әсәдуллин үлгән

84 яшьлек Мансур абыйны бар халык ихтирам белән искә ала.

news_top_970_100
Балашово мәчетенә нигез салучыларның берсе Мансур Әсәдуллин үлгән
https://www.muslim.ru

29 июньдә Саратов өлкәсендәге Балашово шәһәрендә 84 яшьлек Мансур Әсәдуллин вафат булган. Аксакал расланган коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мансур абый һәм аның хәләл җефете Балашово мәчетенә нигез салучыларның берсе, алар районның мөселман җәмгыятенең тормышында да актив эшләде», диелә бу хәбәрдә.

«Бу — Балашово районындагы барлык мөселманнар өчен зур югалту. Мансур абый актив кеше иде, битараф булмады, безнең бөтен чараларда да актив катнашты. Без барыбыз да Аллаһныкы, Аллаһка кайтабыз. Кайгыгызны Аллаһ җиңеләйтсең», — дигән Балашово районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин, Мансур Әсәдуллинның туганнарына мөрәҗәгатендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100