Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балашихада тереләй янып үлгән эшченең соңгы минутларын видеога төшереп торганнар

Балашихада тереләй янып үлгән эшченең соңгы минутларын видеога төшереп торганнар

news_top_970_100
Балашихада тереләй янып үлгән эшченең соңгы минутларын видеога төшереп торганнар

24 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан. Шунда ике эшче тереләй янып үлгән. Алар янгыннан котылырга маташкан. Шул мизгелләрне күрше йорт тәрәзәсеннән видеога төшереп торганнар. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Кичке тугыз тирәсендә Кольцевая урамындагы йортның унбишенче катында янгын була. Ялкын чолгап алган фатирдан каты шартлау тавышы да ишетелә. Башта шартлау турында хәбәрләр тарала. Тик соңрак коткаручылар бу сүзләрне кире кага. Каты шартлау тавышы пыяла пакет ярылудан килеп чыккан, дип аңлаталар.

Видеодагы кадрлар башланганда панорамалы тәрәзәнең пыяласы булмый инде. Аның кыйпылчыклары аска төшеп китә. Пыяла ватыклары бер автомобильне яньчи.

Кадрларда тәрәзә төбендә басып торган ир-ат сурәтләнгән. Ул кырыйга ук чыгып баскан. Мөгаен, бу вакытта ул инде пешеп беткән, төтен исенә буылгандыр. Кисәк кенә ут болыты барлыкка килә. Бу вакытта газ баллоны шартлаган булуы ихтимал. Соңрак баллон калдыкларын коткаручылар күреп ала. Эшче ир-ат ут болытыннан соң да басып кала. Ул үз тирәсен яна торган материаллардан чистартмакчы була. Ләкин бу эшчене дә, аның иптәшен дә коткара алмыйлар. Алар янып үлә.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшчеләрнең берсе 44 яшьтә (1975 елда туган), икенчесе 35 яшьтә (1984 елда туган) булган. Алар фатирда ремонт ясаган вакытта газ баллоннарын кулланган.

Яныгынның гомуми мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә. Йорттан 30 кешене эвакуациялиләр. Тикшерүчеләр версиясе буенча, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Фаҗига вакытында фатирның стеналары, лифт шахтасы, түбә җимерелә. Түбәнең бер өлеше ишелеп төшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100