news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланың тәне кызарса, гаеп киемдә булырга мөмкин: матур синтетикага кызыкмагыз

news_top
Баланың тәне кызарса, гаеп киемдә булырга мөмкин: матур синтетикага кызыкмагыз
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Составында синтетик җепселләр күп булган кием дымны яхшы начар сеңдерә һәм парник эффекты барлыкка килә, шуңа күрә ул балалар сәламәтлеге өчен куркыныч. Бу хакта Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева кисәтте, дип яза «Радио 1» сайты.

Ул аңлатканча, парник эффекты тирене ярсытырга, аллергия китереп чыгарырга һәм хәтта тәндә урыны белән температураны да күтәрергә мөмкин. Шулай да синтетика тулысынча начар нәрсә түгел. Аның өлеше 55 проценттан арткан кием-салым куркыныч тудыра.

«Бала тирләгәндә дым тукымага сеңми, ә тире өстендә кала һәм кием сырларында туплана. Бу пешегү, кызарыну һәм башка дерматологик проблемалар китереп чыгара», – дип сөйләгән Саратцева.

Мондый шартлар полиэтилен пленкасы эффекты бирә һәм балаларның нәфис тиресе өчен куркыныч. Шул ук вакытта тукыма составының күп өлешен вискоза яки башка натураль материал тәшкил итсә, синтетик кием рөхсәт ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар