news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

​Баланың күрү сәләтен саклау өчен 8 гади кагыйдә

news_top

Баланың күрү сәләтен саклау турында «Мамадыш район үзәк хастаханәсе» табиб-офтальмологы Әлашкар Әхмәт Абдалла Мостафа аңлаткан. Бу киңәшләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.

Күрү һәр бала тормышында бик мөһим роль уйный. Күрү сәләте яхшы булу сәбәпле, балалар укый, уйный һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Шуңа күрә ата-аналарга кечкенәдән баланың күз сәламәтлеге турында кайгырту һәм күрү белән бәйле проблемаларны кисәтү мөһим.

Ата-аналарга баланың күрү сәләтен ничек сакларга?

1. Офтальмологка даими күренегез. Бала яхшы күрә һәм бернәрсәгә дә зарланмаса да, профилактик тикшерүләр узарга кирәк. Кайбер күрү сәләте бозылу сизелми дә үсәргә мөмкин.

2. Гаджетларны куллануны күзәтегез. Балага мультфильмнарны озак карарга яки телефонда уйнарга рөхсәт итмәгез. Компьютер, планшет һәм смартфон куллану вакытында тәнәфесләр ясагыз.

3. Яхшы яктыртуны тәэмин итегез.

4. Саф һавада ешрак йөрегез. Саф һавада көненә ике сәгать чамасы вакыт үткәрергә кирәк.

5. Эш урынын дөрес оештырыгыз. Күздән китапка яки дәфтәргә кадәр ара якынча 30-35 см булырга тиеш. Бала туры утырсын һәм өстәл өстендә артык түбән иелмәсен.

6. Баланың туклануын дөрес оештырыгыз. Рационда кишер, кабак, балык, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш булырга тиеш. Аларда күз сәламәтлеге өчен кирәкле витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.

7. Баланы гигиенага өйрәтегез. Аны кулларын юарга, пычрак куллары белән күзләрен тотмаска һәм үз сөлгегесен генә кулланырга өйрәтегез. Бу күз инфекцияләрен булдырмый калырга ярдәм итә.

8. Баланың үз-үзен тотышына игътибар итегез. Әгәр бала күзләрен еш кыса, китапны битенә якын китерә, баш авыртуына зарлана, укыганда тиз арый яки күзләрен ышкый икән, офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Онытмагыз: авыруны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар