Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала йөрәгендә катетер кисәге калган»: әти-әнисе табибларны балага зыян китерүдә гаепли

news_top_970_100
«Бала йөрәгендә катетер кисәге калган»: әти-әнисе табибларны балага зыян китерүдә гаепли
"Татар-информ" архивы

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма авылында яшәүче Елена белән Глеб Ивановлар табибларны нәни улларының сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепли. Алар 23 гыйнварда Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Бастрыкин Екатеринбургта Өлкә балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләрен тикшерергә кушкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Йөрәгендә калган катетеры белән нәни Дима 2 ай яшәгән. Әти белән әни кеше табибларны ваемсызлыкта гаепли.

Дима җитлекмичә, 32нче атналык вакытында, 2022 елның 28 июнендә туа. Туганнан соң, аңа катетер куялар, ләкин ул өзелә. Катетерның бер өлеше вена аша баланың йөрәгенә керә. Глеб белән Елена сүзләренчә, хастаханә хезмәткәрләре шул ук көнне катетерны алырга маташа, ләкин операцияне аларның рөхсәтеннән башка ясыйлар.

«Без бу турыда улыбызның медицина картасындагы язмадан гына белдек. Хатыным, кесарев кисеме ясаганнан соң, реанимациядә ята иде. Пандемия аркасында мине хастаханәгә кертмәделәр, ләкин кирәк чакта шалтырату өчен минем телефоным күрсәтелгән. Беркем шалтыратып рөхсәт сорамады. 29 июньдә Лена наркоздан чыккач, аңа катетерның силикон көпшәсенең 5 см озынлыктагы нечкә өлеше спираль булып бөгәрләнүен һәм вена аша баланың йөрәгенә керүен әйткәннәр», – ди әти кеше.

Аннары табиблар, Елена рөхсәте белән, тагын бер операция ясый, ләкин катетерны ала алмыйлар. 30 июньдә берничә консилиумнан соң, «кан тамыры катетерының фрагментын алу өчен оператив дәвалау таләп ителми, фрагмент йөрәкнең уң камерасында булудан катлаулану куркынычы минималь» дип нәтиҗә язганнар.

Диманың әти-әнисе бу карар белән килешми. Мәскәү табиблары баланың гомеренә куркыныч янавын раслый. Йөрәгендәге катетер белән Дима 2 ай чамасы яши. 22 августта Мәскәүнең Морозов хастаханәсендә операция ясап, катетер кисәген йөрәк камерасыннан алалар. Хәзер 6 айлык балага озак вакыт реабилитация таләп ителә, ул үсә һәм ныгый. Шул ук вакытта әти белән әни кеше, өлкә хастаханәсе табиблары аларның улының сәламәтлегенә ваемсыз карады, дип саный, алар гаделлек таләп итә.

Юрист Юлия Липинская белән алар Россия Тикшерү комитеты башлыгына мөрәҗәгать язган. Шуннан соң Александр Бастрыкин Свердловск өлкәсендә медицина оешмасында баланың сәламәтлегенә зыян китерү турында мәгълүматны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100