Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың бите ертылып беткән»: Нәни кызны эт талаган, узып баручылар ярдәм итмәгән

news_top_970_100
«Баланың бите ертылып беткән»: Нәни кызны эт талаган, узып баручылар ярдәм итмәгән
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә 10 яшьлек кызны сукбай эт талаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 26 октябрьдә Искетим шәһәрендә була. Бала баскетболга барырга чыккан.

«Чирүдәге бер эт аңа ташланган һәм битен тешли башлаган. Кешеләр яннан узып киткән, бөтенесе ахылдаган, тик ярдәм итүче булмаган. Эттән ычкынгач, сеңлем канга баткан килеш өйгә таба йөгерә. Якындагы йорт янына барып җиткәч, әнигә шалтырата», – ди баланың апасы.

Әни кеше «ашыгыч ярдәм» чакырган һәм кызы янына йөгергән.

«Сеңлем җитди имгәнде. Битенең сул ягы ертылып беткән, кашы ярылган, күз асты яраланган. Аңа операция ясадылар, җөй салдылар, хәзер ул күзен дә ача алмый», – ди апасы.

Кыз әле дә хастаханәдә ята. Аны табиблар дәвалый.

Апасы сүзләренчә, Искетимдә яшәүчеләр сукбай этләрдән гел зарланып тора. «Кешеләр төрле инстанцияләргә язды, берни үзгәрми», – ди ул.

Хәзер эшне прокуратура һәм полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100