Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы өйдә үзен генә калдырган өчен нинди җәза бирәләр?

Ата-ана куркыныч хәлдә калдыру өчен җаваплылыкка тартыла.

news_top_970_100
Баланы өйдә үзен генә калдырган өчен нинди җәза бирәләр?
https://pixabay.com

Россия законнары баланы ялгызын гына фатирда калдырудан тыймый. Тик бала травма алса, аның ата-анасына җинаять җаваплылыгы һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итү каралган. Бу турыда РИА Новости юрист Владимир Балакинга сылтама белән хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия законнарында баланы өйдә ялгызын гына калдыра башларга ярый торган яшь билгеләнмәгән, ата-аналар бу сорауны үзләре хәл итә. Тик бу очракта шуны истә тотарга кирәк: ата-анасы өйдә булмаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, аларга җитди җаваплылык яный, ди белгеч.

14 яшькә кадәр бала кече яшьтә булып санала, шуңа күрә травма яки аның гомеренә яный торган очрак килеп чыкса, ата-ана куркыныч хәлдә калдыру өчен җаваплылыкка тартыла. Максималь җәза бер елга кадәр иректән мәхрүм итүдән гыйбарәт. Җинаять җаваплылыгыннан тыш, ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре дә бар.

Ата-анасы янында булмаганда бала үлемгә китерә торган травмалар алса, җитди җаваплылык карала. Аларны саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100