news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы өйдә берүзен калдырырга ярыймы?

Ниндидер сәбәпләр белән бала җәрәхәт алган очракта, ата-аналарга җинаять җаваплылыгы һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яный.

news_top
Баланы өйдә берүзен калдырырга ярыймы?
pixabay.com/ru

Россия законнары баланы фатирда берүзен калдыруны тыймый. Әмма ниндидер сәбәпләр белән бала җәрәхәт алган очракта, ата-аналарга җинаять җаваплылыгы һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яный, дип сөйләде РИА Новостига юрист Владимир Балакин.

Россия законнарында баланы өйдә берүзен ничә яшьтән калдырырга ярый дигән төгәл чикләр күрсәтелмәгән. Шуңа күрә ата-аналар әлеге мәсьәләне мөстәкыйль хәл итәргә хокуклы. Әгәр дә бала ата-ана булмаганда нинди дә булса җәрәхәт алса, ата-анага закон буенча җаваплылык яный, дип кисәтте юрист.

РФ Җинаять Кодексының әлеге маддәсе буенча максималь җәза бер елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

«Җинаять җаваплылыгыннан тыш, полициядән алынган документлар нигезендә, төбәк опека органнары ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәләне суд тәртибендә куярга хокуклы», — дип өстәде Балакин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар