«Баланы, яшереп, чит илгә алып киткән»: Казанда яшәүче хатын ирен баласын урлауда гаепли
Казанда яшәүче Дарья Любимова, ире белән аерылгач, судта кечкенә улы үзе белән яшәргә тиеш дигән карарга ирешә. Тик менә баласын гына ул күрә дә, коча да алмый. Малайның әтисе Сергей Галыбин аны яшереп, әнисеннән еракка, чит илгә алып киткән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Ул баланы кайтарырга җыенмый. Сергей судка белешмә җибәргән – анда малайга борын һәм күз яше каналларын юдырту буенча операция ясалган, шуңа күрә балага самолетта очарга ярамый, диелгән. Дарья моның белән килешми. «Мин табиб белән киңәштем, бу – гади генә, 5 минутлык процедура һәм аннан соң ниндидер тернәкләнү билгеләнми. Шуңа күрә очуга бернинди каршылык та юк», – дип сөйләгән Дарья.
Улын эзләгәндә, ул элекке тормыш иптәшенең баланы яшереп алып китәргә озак вакыт әзерләнүенә дәлилләр табып торган. Берничә ай кала ире малайны үзе белән чит илгә алып китәргә рөхсәт бирә торган документлар әзерләгән, Таганрогта әнисенең өеннән пропискадан төшкән һәм аны саткан. Пропискасы булмагач, аның рәсми рәвештә Россиягә кайтыр җире дә юк.
Шулай да, Дарья улын кайсы илдә яшереп яткыруларын белгән – бала Таиландта. Дарьяның интернеттагы язылучылары Сергейны улы белән бергә 12 ноябрьдә Камбоджа чигендә күрүләрен хәбәр иткән. Сергей Таиландта яшәр өчен туристик визасын озайткан. Моның өчен бераз вакытка башка илгә чыгып торган.
Дарья улын кире кайтару ысулларын эзләвен дәвам итә, өстәвенә, суд та аның яклы булып чыккан. Дарья сүзләренчә, аның тарихы белән Татарстан буенча Тикшерү комитеты да кызыксынган. Хәзерге вакытта анда тикшерү уздыралар. Әгәр Сергейга карата җинаять эше ачылса, аны халыкара эзләүгә бирергә мөмкиннәр.
Сентябрь аенда Дарья эшеннән өйгә кайткач, өйдә 1 яшьлек улы да, баланың әтисе дә булмый. Аның белән бергә яшәгән ир, бөтен әйберсен җыйган һәм малайны яшереп кенә чит илгә алып киткән. Сергей бары тик язу гына калдырган була. Анда Дарьяның улын башка күрмәячәген һәм хәзер барлык шартларны, шул исәптән Сергейның әнисе дә, гаилә эшләре буенча юрист күрсәтмәләрен үтәргә тиешлеге язылган була. Дарья шунда ул полициягә мөрәҗәгать итә, тик Сергейның, әти кеше буларак, балага бөтен хокуклары да була. Суд малайның әнисе белән яшәргә тиешлеген билгеләгәнче, Сергейның балага тулы хокуклары була. Шул вакытка кадәр Дарья улын эзләү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән.
Ә бергә яшәгәндә, ул ире мондый хәлгә барыр дип уйламаган. Барысы да чәчәкләрдән, рестораннардан башлана. Дарья сүзләренчә, балага узуга ук, «конфетлы-чәчәкле чор» бетә. Сергей тавыш чыгара башлаган, хәтта кул да күтәргән, соңыннан гафу үтенгән. Хатын сөйләгәнчә, Сергей аның хисабына яшәгән, беркайда да эшләмәгән һәм Дарьяны кредитлар алырга мәҗбүр иткән.
Дарья Сергей белән араларын өзә. Бурычлар һәм бала белән ялгызы кала. Әмма бераздан Дарьяның тормышында кабат Сергей пәйда була. Чәчәкләр тотып килә, барысын да яңабаштан башларга тәкъдим итә. Дарья ризалаша. Аның сүзләренчә, ул Сергейның бары тик баланы алып китү максаты белән генә кире кайтканын белмәгән….
«Мин эштә булганда, ул, үзенең әнисе белән бергә, баланы яшереп, башта – Минскига, шуннан чит илгә алып киткән», – дип сөйләгән Дарья.
Шуннан бирле Дарьяның улын күргәне юк. Ә Сергей исә, Дарья начар әни булган өчен баланы алып китүен әйтә.