news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы яңа мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздырып булачак

news_top

Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә торган массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр исемлегенә яңа мәктәпкә яздыру һәм күчерү хезмәте дә кертелде. Тиешле боерыкны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Документ нигезендә, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына кабул итү турында гариза бирергә мөмкин булачак.

Әлеге хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендәге җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар