Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы өй янындагы мәктәпкә беренче сыйныфка кертү өчен кайчан гариза язарга?

1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итү башлана.

news_top_970_100
Баланы өй янындагы мәктәпкә беренче сыйныфка кертү өчен кайчан гариза язарга?
Салават Камалетдинов

Быел беренче сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, «Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында» 458нче санлы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә узачак. Документтагы яңалыклар турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Әгәр дә элек булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар бирү 1 февральдән башланган булса, хәзер гаризалар кабул итү 1 апрельдән башлана.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләр һәм балалары беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булучылар өчен старт бер — 1 апрельдән булачак. Ә бу категорияләргә караган ата-аналардан гаризалар кабул итү 30 июньдә тәмамлана.

Моңа кадәр мәктәп баланы документлар биргәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, хәзер яңа тәртип буенча директор барлык гаризаларны кабул иткәннән соң 3 эш көне эчендә боерык чыгара — ягъни 30 июньнән соң. Бу мәктәпнең «участогында» яшәүче һәм балалар кабул ителү вакытында өстенлеккә ия гаиләләргә генә кагыла.

Кабул итүдә өстенлекле хокуктан түбәндәгеләр категорияләр файдалана:

  • прокуратура, суд, тикшерү комитеты хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр һәм полиция хезмәткәрләре балалары;
  • бер гаиләдә яшәүче балалар һәм бертуган абый-апалары гомуми яшәү урынына караган, шул мәктәптә укыган балалар.

Бала мәктәпкә беркетелгән «участокта» яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә кабул итәчәкләр. Кабул итү буш урыннар тутыруга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмый. Дәүләт мәктәбе бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына, баланы кабул итүдән баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Ата-аналар документларны ничек тапшыра?

  • шәхсән мәктәпкә;
  • почта аша заказлы хат белән тапшыру турында хәбәрнамә белән;
  • электрон формада мәктәпнең электрон почтасы яки аның сайты аша;
  • дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының функционалын кулланып.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100