Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы сугышып бүлешәләр: Башкортстанда суд карары буенча кызны атасыннан көч кулланып тартып алганнар

Баланы сугышып бүлешәләр: Башкортстанда суд карары буенча кызны атасыннан көч кулланып тартып алганнар

news_top_970_100
Баланы сугышып бүлешәләр: Башкортстанда суд карары буенча кызны атасыннан көч кулланып тартып алганнар

Башкортстанда кыз баланы әтисеннән суд карары буенча тартып алганда ызгыш чыккан. Кушнаренко районында булган бу хәлне видеога төшереп алып, социаль челтәрләрдә таратканнар.

Видеода берничә кеше балигъ булмаган кызны урамга өстерәп алып чыга. Кыз бик нык карыша, кычкыра. Берничә хатын-кыз аны башта өстериләр, аннары күтәреп алып китәләр. Кызның әтисен суд приставлары тотып тора. Ул: "Хакыгыз юк! Нишлисез сез!" - дип кычкыра. 

"Теләми ул бала әнисе янына барырга, и Ходаем, психикасын бозалар", - ди видеоны төшерүче. 

Район башлыгы Руслан Гыйззәтуллин социаль челтәрләрдә бу вакыйгага комментарий биргән. Гаилә аерылышканнан соң кыз әтисе белән калган. Район, соңрак Югары суд баланы әнисенә кайтару турында карар кабул иткән. 

"Без ике як белән дә очраштык, кыз әнисе белән дә, әтисе белән дә күрешәчәк дигән карарга килдек. Мин баланың ни хәлдә икәнен үз күзләрем белән күрергә теләдем. Кыз әнисе белән, сәламәт, зыян килмәгән, әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы. Кызганыч, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар аркасында тормыштагы иң кадерлесе - балалар зыян күрә. Безнең гаиләләргә иминлек һәм мәхәббәт!" - дип язган ул.

Социаль челтәрләрдә дә шул ук фикерне язалар. Баланың фикере исәпкә алынмауга гаҗәпләнү белдерәләр. "Бала әтисе белән калса да, әнисенә алып китәләр. Дәүләт әтиләргә төкереп карый - аерылышканнан соң аларга бер генә тәкъдим - алимент түләсеннәр. Әнисе рөхсәт биргән вакытта баласы белән күрешә ала", - дип язалар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100