Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы ничә яшьтән спорт мәктәбенә бирергә ярый? Көрәшне ничек танытырга? Көрәштә төп призны жирәбәдә ачыклау дөресме? Азат Нурмөхәммәтов белән "Туры элемтә"

Баланы спорт мәктәбенә ничә яшьтән бирергә ярый, спорт төрен сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк һәм көрәшне ничек дөньяга танытып була? “Татар-информ” агентлыгы уздырган “Туры элемтә”дә бу сорауларга "Ак Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры, Көрәш һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы Азат Нурмөхәммәтов җавап бирде.

news_top_970_100
 Баланы ничә яшьтән спорт мәктәбенә бирергә ярый? Көрәшне ничек танытырга? Көрәштә төп призны жирәбәдә ачыклау дөресме? Азат Нурмөхәммәтов белән "Туры элемтә"

– Көрәшне  булган ресурслар белән файдаланып, милли спорт төре буларак дөньяга танытып булыр идеме? Андый мисаллар бармы?

– Көрәшне милли спорт төре буларак дөньяга танытып булыр иде. Аллага шөкер, көрәш нәкъ менә милли спорт төре булуы аркасында таныла, гәрчә рәсми исеме “Милли көрәш” яисә “Татарча көрәш” булмаса да. Әлбәттә, бу очракта Россия һәм регионнардагы көрәш федерацияләре җитәкчеләренә, көрәш үсеше өчен җаваплы кешеләргә рәхмәт әйтү кирәк. Гомумән, милләтнең спорт төре, мәдәнияте яки сәнгате булсын ди, финансларсыз дөньяга таныту авыр. Әгәр дә без Рудольф Нуриев исемендәге дөньякүләм фестивален оештырабыз икән, аңа ресурслар кирәк. Бу да шуның шикелле.

Рәсми яктан алганда, көрәш милли спорт төре булудан туктады. Ләкин без көрәшебезне үзебезнеке икәнен белергә һәм һәрьяклап үстерергә тиеш. Моны саклап калу бик кирәк дип уйлыйм. Безнең классик стиль дип саналган грек-рим көрәше бар. Ул – олимпия уены төре. Без бит аны грек-рим көрәше дип әйтүдән беркайчан да туктамыйбыз. Мин шулай дип уйлыйм. Безнең көрәш олимпия төре була икән, ул һәрвакытта да җәя эчендә “татарская борьба” дип күрсәтелергә тиеш.

– Балаларны көрәшкә ничә яшьтән бирергә ярый? Баланың физик әзерлегенә таләпләр бармы?

– Без балаларны спорт мәктәпләренә алганда бер төп документка нигезләнәбез, ул: “спорт төрләре буенча федераль стандартлар” дип атала. Әгәр дә мәктәптә ул документта булган спорт төре бар икән, димәк, аның министр кулы белән куелган боерыгы да бар дигән сүз. Һәр төрнең үз стандарты. Шул стандартлар буенча, татарча көрәшкә, грек-рим стиленә, ирекле стильгә һәм самбога балаларны 10 яшьтән кабул итү каралган. Дзюдога, мәсәлән, 7 яшьтән бирергә була. Без мәктәпләргә бушлай кабул итәбез.

Ә федераль стандартларда балаларга ничә яшьтән керергә, нинди программа үтәргә, аңа нинди көчәнеш алырга тиешлеге язылган, балаларны ничек сайлап алу тәртибен регламентлаштыра. Спорт мәктәбенә керү өчен бала сикерү, йөгерү, турникта тартылу кебек башлангыч күнекмәләрне тапшырырга тиеш.

Балаларны алданрак өйрәнсеннәр өчен 8-9 яшьтән дә бирергә мөмкин, ләкин монда һәр мәктәпнең үзенең программасын карарга кирәк. Тренерларның категориясенә һәм аларның таләпләренә дә игътибар итү мөһим. Баланы кечкенә яшеннән үк спортсмен ясарга ярамый, бу яшьтәге балалар өчен тренер күбрәк акробатика, гимнастика элементлары кергән күнекмәләрне бирә.

– Профессиональ спорт аркылы балада нинди сыйфатлар тәрбияләп була?

– Профессиональ спортка барып җиткәндә инде ул бала булудан туктап та китә торгандыр, чөнки профессиональ спорт кешене профессиональ яктан камилләштерә. Күп сыйфатларны тәрбияләп була. Беренчедән, максатчанлык. Нинди генә спорт төрен алсак та, кешегә максатчанлык, аңа бара белү сыйфаты кирәк. Кеше авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә тиеш. Аннан соң, туктап калмау, тырышлык, җиңелү ачысы, җиңү шатлыгы – бу сыйфатлар балаларга үзләрен төрле яклап ачарга ярдәм итә.

Профессиональ яктан киткәндә балага тагын да күбрәк таләпләр куела. Зур нәтиҗәләргә ирешәм дисәң, дисциплина бик көчле булырга тиеш. Көн саен тренировкалар, көчәнеш кирәк. Тренировка циклын алсак, бала әзерлек, ярыш этабын уза, аннан соң ял этабы, аннары яңадан ярыш этабы... Бу баланы системага кертә һәм режимны даими алып барырга кирәк. Шул ук вакытта балачакны да урларга ярамый. Менә шушы юнәлешләрнең бөтенесен дә дөрес итеп алып барган очракта, барысы да яхшы булачак. Ләкин әти-әнигә авырга туры киләчәк, чөнки баланы йөртергә кирәк. Аны мәктәпкә дә, тренировкаларга да алып барырга, шул ук вакытта уйнарга да вакыт калдырырга кирәк, иҗади үсеш тә булырга тиеш. Вакытны дөрес итеп планлаштыру зарур һәм шул план буенча барырга киңәш итәм.


– Профессиональ спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?

– Төрлечә тәэсир итә. Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәң дә, җәрәхәт алу мөмкин. Көрәшне алсак, анда бер төр мускулларга йөк килә, икенче спортның төрендә башка мускулларга һ.б. Сәламәтлеккә зыян килми дип әйтеп булмый. Риск һәрвакыт бар. Спорт – ул физик яктан булган максималь нәтиҗәгә ирешү. Нәтиҗәгә ирешергә кирәк булганда мөмкинчелекләреңне максималь кулланасың. Ә максималь көч кулланганда кешенең травма алу мөмкинчелеге арта.

– Баланы спорт мәктәбенә бирер алдыннан махсус әзерләргә кирәкме? (Гүзәл, Кукмара)

– Махсус әзерләргә кирәкми. Казанда күп кенә көрәш төрләре секцияләре бар, кайберләре балаларны 3-4 яшьтән үк җыя башлый, бала инде спорт мәктәбенә килгәнче бөтен дөньяны күреп әйләнеп чыккан була. Мин бу әйбергә каршы. Әгәр дә дәүләт көрәш төрләренә 10 яшьтән алырга кирәк дигән сүзне әйткән икән, ә бу сүз фәнни нигезләнгән, теория һәм методик яктан расланган, моңа таянырга кирәк.

Әлбәттә, спорт мәктәпләрендә төрле спорт төренә алу яше төрлечә. Мәсәлән, спорт акробатикасына малайларны 7, кызларны 6 яшьтән, нәфис гимнастикага малайларны 6, кызларны 5 яшьтән, җиңел атлетика белән футболга 9 яшьтән, баскетболга 8 яшьтән.

Балаларның һәрберсенең дә физик яктан тизлеге, көчлелеге һәм чыдамлылыгы була, аларның үсеш вакыты һәм таләпләре бар. Бу әйберләрне дәүләт карамагында булган спорт мәктәпләре тулаемча үти. Безнең тренерларның бөтенесе дә югары белемгә ия, алар дәүләт контроле астында тора. 3-4 яшьтән ала торган коммерциягә генә нигезләнгән спорт төрләре бар, алар безнең кебек лицензияләнмәгән, күбесендә белем бирү программалары юк, алар методик киңәшмәләр, федераль стандартлар белән эш итми. Кеше баласын шунда бирә дә, балаларын профессиональ спортта үсеш ясый дип уйлый, ә фактта юк. Баланың чынлыкта үзенең дәрәҗәсен күргәннән соң бөтенләй күңеле кайтырга мөмкин, аны 10 яшендә рәсми мәктәпләргә спорт төрләренә китерергә кыенлык туа ала. Төрле ягы бар.

– Бала белән тренер арасында мөнәсәббәтләр ничек төзелә?

– Элек ата-ана баланы мөгаллимгә алып килә икән дә: “Тиресе миңа, сөяге сиңа” дип әйтә торган булган. Монда да шулай булырга тиеш. Мәктәптәге тренер балага дәрес вакытында әтисен дә, әнисен дә алмаштыра. Гомумән, тренер сүзе киңрәк мәгънәгә ия, ул мөгаллим, остаз.Кайбер тренерлар кечкенә балалар белән, кайберләре зурлар белән генә эшли.

Балалар белән эшләүче тренер бала белән эшләгәнен аңларга тиеш. Бала мәктәпкә килгән икән, аның физик культурага һәм физик күнегүләргә ихтыяҗы бар. Без беренче очракта шуңа игътибар итәбез. Безнең һәрвакытта да физик күнегүләргә ихтыяҗ бар, без аны белергә тиеш.

Безнең төп бурычыбыз баладан чемпион ясау түгел, ә сабыйны сәламәт итү, сәламәт итеп тәрбияләү һәм җәмгыятькә кертү. Менә шуларны нигез итеп алганнан соң гына без ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләшә алабыз.

Тренер түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиеш: баланы аңлау, аның мөмкинчелекләрен аңлау, аның бүтән балалар янындагы ролен аңлау һәм балалар психологиясен аңлау. Ул бик нечкә әйбер.

– Татарстанда ата-аналар балаларын көрәшкә ни дәрәҗәдә актив алып киләләр?

– Көрәш төрләренә әйбәт алып киләләр. Татарстанда спортка бик каты игътибар юнәлтелгән һәм шартлар да тудырылган. Ә гомумән, көрәш балачактан ук безнең канга сеңдерелгән. Шуңа күрә ата-аналар балаларын көрәшкә, бигрәк тә авылларда, бирәләр. Татарча көрәш Татарстанда шөгыльләнү буенча лидерларның берсе.

– Профессиональ көрәштә югары нәтиҗәләргә ирешер өчен нинди әзерлек үтергә кирәк? (Динара)

– Профессиональ булырга кирәк. Профессиональ булганда бернинди ваклыклар да булмый. Машина җыйганда шөребе дә була, майлыйсың да, аның бөтен детале дә үзендә була. Көрәштә дә шул. Беренче очракта үзеңә һәм сайлаган спорт төреңә дөрес мөнәсәбәтең булырга тиеш. Син нәрсә теләгәнеңне һәм моның өчен нәрсә кирәклеген аңларга тиешсең. Бөтен уңышның төп алшарты – хезмәт һәм тренировка. Түземлек һәм сабырлык кирәк. Профессионал көрәшче һәр нюансны да белергә тиеш.

– Көрәш мәктәбендә төркемнәр ничек туплана? Тренировкалар ничек уза?

– Без ел башында тренерларга көчәнеш биргәч, кайсы спорт төренә никадәр төркем ачарга кирәклеген ачыклыйбыз. Башлангыч төркемдә 15 кеше була. Без кешеләрне алдан ук җыябыз. Контроль-күчеш нормативларын биргәннән соң, төркемне билгелибез. Беренче елда атнасына барлыгы 6 сәгать каралган. Алга киткән саен регламентлар үзгәрә. Икенче ел шөгыльләнүчеләр 14 кеше булырга тиеш. Дүртенче елда 12 кеше генә кала. Югары спорт осталыгы төркемнәрендә бер генә кеше дә булырга мөмкин.

– Имгәнүләр еш буламы?

– Көрәш төрләрендә имгәнүләр төрлечә була.

Профессиональ спортта бер кеше дә иминиятләштерелмәгән. Имгәнү теләсә нинди спорт төрендә булырга мөмкин. Бик күп имгәнүләр алалар дип әйтмәс идем. Әгәр дә без аны футбол белән чагыштырабыз икән, бездә имгәнүләр азрак. Барысы да чагыштырудан тора.

Көрәш төрләре белән шогыльләнгәндә, беренче чиратта, буыннарны, умыртка баганасын сакларга кирәк. Иң беренче эшне шуларны ныгытудан башларга киңәш ителә. Көрәшченең сыгылмалыгы булырга тиеш.

– Нинди кешеләргә көрәшкә килергә ярамый?

– Спорт мәктәбенә кергәндә бала медицина справкасын алып килә. Физик көчәнеш рөхсәт ителә дип язылса, без аны алабыз. Кайвакыт, балаларның йөрәк, кан тамырлары яисә кечкенә вакытыннан калган авырулары була. Бу балалар белән бик сак булырга кирәк. Ярамый дигән әйбер юктыр инде ул. Алдан әйткән шартлар үтәлгәндә һәр кеше дә килә ала, ләкин бездә кызлар көрәше юк. Кызларга килергә ярамый дип тә әйтеп булмый. Алар барыбер килеп чыгалар. “Ак Барс” көрәш сараенда көрәшүче кызлар бар, көн саен тренировкаларга йөриләр, Сабантуйларда катнашалар, рәсми ярышларда юк.

– Хатын-кызлар көрәшенә мөнәсәбәтегез нинди? (Рания, Балык Бистәсе)

– Мин һәрвакытта да әйтеп киләм: татарча көрәштә хатын-кызлар көрәшенә мин тискәре мөнәсәбәттә. Минемчә, хатын-кыз нәфис, матур булырга тиеш. Аның янында яраткан, көчле, ир заты торырга тиеш. Сабантуйларда хатын-кызларны көрәштерәләр, бөтен әйбер дә циркка әйләнә. Әле җиңүчегә кәҗә бирәләр! Көләр өчен чыгарган шикелле. Ул әйберне якын да җибәрегә ярамый. Моны кабул итмим. Бездә җиңү өчен көрәшчене күтәреп алып, аркасына салырга кирәк. Дзюдода андый таләп юк, анда хатын-кызлар көрәшә. Ирекле көрәш төре бар, физиологик яктан бөтенләй икенче төрле. Анда кул белән чүгәләп алып, аякка кереп, тартып егарга ярый. Хатын-кызга моны да эшләргә була. Ә татарча көрәштә боларның берсе дә юк! Ата-бабалардан килгән татарча көрәшнең төп мәгънәсе – күтәреп алып аркага салу. Хатын-кыз моны эшли аламы? Бу бик авыр. Аның бала үстерәсе бар.


– Көрәшнең батырына төп призны турыдан-туры бирмичә, гомумән катнашучылар арасында җирәбә белән уйнатуга ничек карыйсыз?

– Баш батырны җирәбә җирәбә ысулы белән билгеләүгә мин каршы. Болай булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Батыр дигән сүз электән үк килгән. Спортсмен буларак, миңа 120 кг категориясендә булган дустым Муса Галләмовны алып аркага салу авыр бирелә. Әмма татарда батыр булырга тиеш дигән әйбер традициягә кергән бит. Аны зур авырлыктагы кешеләр алган. Шуңа күрә җирәбә уздырып җиңү дигәнне гомумән хупламыйм. Татарстан көрәшчеләрен кертмәү дигән әйберне дә дөрес түгел дип саныйм. Спорт чиста булырга тиеш. Безнең көрәшчеләрне кртмичә генә бүтән регион көрәшчеләрен үстереп булмый. Төп бүләкне уйнату иганәче карамагында, аңа бер сүз дә әйтеп булмый. Сабантуйда көрәшнең мәгънәсе бүләкне алып кайтып китү түгел, ә абсолют батыр калу.

– Көрәш буенча фаразларыгыз нинди? Ул киләчәктә үсә алырмы?

– Көрәш киләчәктә, Алла боерса, үсәчәк. Әмма үсеш өчен кирәкле берничә шарт булырга тиеш:

1. Көрәш акча эшләү чарасы түгел, ул - татарның милли спорт төре. Ул - безнең мәдәниятебез, традициябез

2. Көрәш безнең геннарга салынган. Татар халык элек-электән үк көрәшкән. Әгәр дә без үзебезнең булган көчебезне көрәшкә сарыф итмәсәк, без аны башка җиргә юнәлтәчәкбез. Үзебезнең көрәшне үстерүгә китсә, яхшырак булыр иде

3. Көрәш татар халкыныкы икәнне әйтүдән туктамаска кирәк. Ул күршенеке дә, көрәш федерациясенеке дә түгел. Көрәш – халыкныкы. Ул төрки халыкларны берләштереп тору чарасы, күршеләрдәге булган тәҗрибәне алып, дөнья спортына үзебезне күрсәтү. Шуңа күрә безнең әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, Сабантуйларыбыз кебек көрәш милләтнең бер баганасы булып тора

4. Үстерү өчен, халыкның көрәшкә карата булган мөнәсәбәте, үстерүгә керткән өлеше аз гына зуррак булырга тиеш дип уйлыйм. Кеше битараф булмаска тиеш

5. Көрәш чуашта да, калмыкта да, хакаста да, бурятта да, якутта да һәм Россиянең калган халыкларында да бар. Без аларны белмибез генә һәм без көрәшне үстерү мәсьәләсендә алардан бик алга киттек. Менә шушы халыклар безнең көрәшебез тирәсендә берләшсә, без аларның да көрәшләрен дә алып, дөнья спортына чыгарырга таяныч була алсак иде


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100