Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы ничә яшьтә табу иң яхшысы?

news_top_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы, бала табу өчен иң яхшысы дип, хатын-кызларның 18-35 яшь аралыгын атаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ир-атлар өлкәнрәк яшьтә дә әти була ала. Ләкин, еллар узган саен, бала тудыру ихтималы кими. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хатында хәбәр ителгән.

«Хатын-кызларга шуны җиткерергә кирәк: балага узу һәм бала табу өчен иң оптималь вакыт – 18-35 яшь», – диелә документта.

Ир-атларга килгәндә, алар олырак чакта да бала тудыра ала, тик ихтималы кими. Әти кешенең яше 35тән артса, тере бала туу шансы яшьрәк әтиләргә караганда 2 тапкыр кимрәк.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге атадан туган балаларның сәламәтлек буенча күрсәткечләре начаррак. Атаның яше арту белән балада шизофрения, аутистик спектр тайпылышлары, кискен лимфобласт лейкоз, башка тумыштан килә торган синдромнар һәм үсештә аномалияләр ихтималы арту тыгыз бәйле булуы исбатланган, диелә документта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100