news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы менингокок инфекциясеннән ничек сакларга?

news_top
Баланы менингокок инфекциясеннән ничек сакларга?
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Менингококк белән зарарлану организм өчен иң аяныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин, әмма алардан вакытында прививка ясатып сакланып була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире, профессор Владимир Анохин сөйләгән.

Менингококк инфекциясе – һава-тамчы юлы белән йога торган бактериаль авыру, дип аңлаткан профессор. Күп очракта инфекция чагыштырмача авыр уза, әмма кайбер пациентларда үлекле менингит яки яшен тизлегендә бактериаль сепсис барлыкка килергә мөмкин. Моның ничек тәмамланачагы турыдан-туры иммунитетның шәхси үзенчәлекләренә бәйле.

«Татарстанда мондый очраклар, кызганыч, ел саен теркәлә. Менингококкның катлаулы формасының төп куркынычы аның яшен тизлегендә үсеп, үлемгә китерүе. Кайвакыт авыру шулкадәр тиз аза, хәтта заманча медицина ысуллары һәм реанимация чаралары да нәтиҗәсез була», – диде Владимир Анохин.

Бу фаҗигане булдырмый калуның бердәнбер ышанычлы ысулы – вакытында вакцинация ясату. Заманча вакциналарны идеаль дип әйтергә була, алар җитди икенчел реакцияләр чыгармый, диде КГМУ профессоры. Прививка әлегә илкүләм календарьгә керми, ләкин аны барлык профильле вакцина үзәкләрендә ясатып була.

«Авыру килеп чыккан урыннарда эпидемиягә каршы чараларга килгәндә исә, монда алгоритм дистә еллар буе эшләнелгән. Авыру кеше белән контактта булган бөтен кеше дә изоляцияләнә һәм авыру булу-булмауга тикшерелә», – дигән Анохин.

  • Искәртеп үтик, Бөгелмәдә Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда хәле начарланган 12 яшьлек кыз вафат булды. Үлем сәбәбе – менингококк инфекциянең тиз формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококкцемия.
  • Балалар лагерьгә 29 октябрьдә урнашкан, барлыгы 195 бала килгән. 1 ноябрьдә 20:26 сәгатьтә 4 отрядтагы бер кыз медпунктка башы авыртуга зарланып мөрәҗәгать итә. Аның температурасы 39,4 градуска күтәрелә. 21:05 сәгатьтә аны әти-әнисе алып кайтып китә, 2 ноябрьдә алар ашыгыч ярдәм чакырта һәм кызны Бөгелмә балалар хастаханәсенә, ә аннан Лениногорск хастаханәсенең реанимация бүлегенә алып китәләр. Хастаханәгә ДРКБдан реаниматолог килә.
  • Бөтен тырышлыкларга да карамастан, 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә табиблар баланың үлемен раслый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар