Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы мәсхәрәләгән, аннары буып үтергән». 8 яшьлек кызның мәетен тапканнар

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә 8 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче ир-атны суд сак астына алган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

8 яшьлек кыз мәетен 17 майда Ростов өлкәсенең Ольгинский станциясендә табалар. РЕН ТВ каналы кызны үтерүдә шикләнелүче 25 яшьлек Руслан Ш.ны 18 майда тоткарлау кадрларын күрсәтте.

Руслан эвакуатор йөртүче булып эшли. Якынча белешмә буенча, ул баланы мәсхәрәләгән, аннары буып үтергән. Баланың муенында пакет табылган, дигән хәбәр дә бар.

Мәрхүмә кыз баланың туган апасы сүзләренчә, җинаятьче эз яшергән булуы ихтимал. Ольга исемле бу хатын РЕН ТВ хәбәрчесе белән сөйләшкән. Кызның телефоны сүндерелгән. Туганнары күршеләр һәм дусларны сораштыра башлый – баланы күрүчеләрне эзли. Бала аптека янында булырга мөмкин икәне ачыклангач, шунда барып, видеокамера язмаларын карыйлар.

Кадрларда кызның эвакуатор машинасына утырып китүе күренә. Аннары гаилә чаң суга башлый.

«Эвакуатор йөртүчесе Дорожныйда яши, аны бөтен кеше белә. Ул кызны утыртмавын әйтә, аннары, урам башына кадәр алып бардым, ди», – ди Ольга.

Тоткарланган ир-ат, сорау алганда, кызны станицадан узып барганда күрүен әйтә. Ул кызга өенә илтеп куярга тәкъдим итә. Бала машинага утыра, аннары җинаятьче аны кеше йөрми торган урынга алып китә һәм үтерә. Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100