Баланы массаж белән ничек мавыктырып була?
Баланы массаж белән ничек мавыктырып була?
Нәни балалар өчен кызыклы уеннар, үчтекиләр, шигырьләр, мавыктыргычлар туплап баручы Айгөл Әюпова инстаргам аккаунтында массаж өчен татарча мавыктыргыч тәкъдим итә. Айгөлнең өч улы бар, ул улы мисалында күрсәтеп тә биргән.
Хәерле көн! Сезгә массаж ясау өчен тагын бер мавыктыргыч тәкъдим итәм.
Әтиемнең чүкече
Шак-шок, шак-шок!
Абыемның боравы
Бор-бор, бор-бор!
Бабайның пычкысы
Чыж-чыж, чыж-чыж!
Карт бабайның ышкысы
Ыш-ыш, ыш-ыш!
Алардан үрнәк алам,
Тиз-тиз кабатлап барам:
Шак-шок! Бор-бор!
Чыж-чыж! Ыш-ыш!
Әниемнең табасы
Чыж-чыж, чыж-чыж!
Апамның кашыгы
Шак-шок, шак-шок!
Әбиемнең уклавы
Шыр-шыр, шыр-шыр!
Карт әбинең тукмагы
Тук-тук, тук-тук!
Алардан үрнәк алам,
Тиз-тиз кабатлап барам:
Чыж-чыж! Шак-шок!
Шыр-шыр! Тук-тук!