Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы мәктәптә бер үк сыйныфта икенче елга калдыру өчен ничә «икеле» җитә?

news_top_970_100
Баланы мәктәптә бер үк сыйныфта икенче елга калдыру өчен ничә «икеле» җитә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Баланы бер үк сыйныфта икенче елга кабат калдыру өчен өч шартның берсе үтәлергә тиеш. Бу турыда «Известия» яза.

Алар «Россия Федерациясендә мәгариф турында» № 273-ФЗ федераль законның 58нче маддәсендә язылган.

Баланы шул ук сыйныфта кабат калдыру өчен таләп ителә торган шартлар:

  • академик бурыч булу,
  • бурычны 12 айда яба алмау,
  • ата-анасының ризалыгы, язма рәвештә.

Әгәр сүз чыгарылыш сыйныфлар – 4, 9 һәм 11 сыйныфлар – турында булмаса, баланы ата-анасы ризалыгыннан башка икенче елга калдырып булмый. Ә менә алда әйтелгән сыйныфлар булса, бала программаны үзләштерә алмаса, аны кабат шул сыйныфта ата-анасы ризалыгыннан башка да калдырулары ихтимал.

Академик бурыч – ул начар билге генә түгел, ә күп итеп дәрес калдыру да. Ләкин, баланы беркем дә шунда ук икенче елга калдырмый, аңа бурычын тапшырырга вакыт бирелә.

Укучыларны икенче елга калдыру мәктәпкә дә файдага түгел – ул мәктәпнең рейтингына тискәре йогынты ясый.

Мәктәп программасын үзләштерә алмый торган бала индивидуаль укыту планына яки гаиләдә белем бирүгә күчә ала.

Тагын бер мөһим пункт – чиректә «канәгатьләнмәслек» билгеләр саны. Икенче елга шул ук сыйныфта калдыру өчен, бер чиректә 2 «икеле» һәм еллык билгеләр арасында 1 «икеле» булу – ата-аналар һәм балалар өчен «кызыл флаг» диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100