Баланы мәктәпкә җыю 20 мең сумга төшә – кибетләрдәге бәяләргә күзәтү
Җәйнең соңгы атналарына да аяк басабыз, димәк, тиздән укырга барыр вакыт та җитә. Мәктәп киемнәренә, кирәк-яракларына бәяләр елдан ел үсә, ә быел баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә икән? «Интертат» хәбәрчеләре төрле сәүдә үзәкләренә барып, бәяләрне карап кайтты.

Мәктәп киемнәренә һәм кирәк-яракларына бәяләр төрле җирдә төрлечә. Шуңа күрә, без 2 төрле сәүдә үзәгенә барып, бәяләрне чагыштырырга булдык. Беренче сәүдә үзәге «арзанлылар» рәтендә, ә икенчесе киң таралаган балалар киемнәре генә сатыла торган кибет иде.
Беренче сәүдә үзәгендәге бәяләрне язып китәбез.
Ир балага киемнәр:
Костюм-чалбар – 2799 сум
Ак күлмәк – 999 сум
Зәңгәрсу күлмәк – 957 сум
Кыска җиңле күлмәк – 797 сум
Чалбар – 1499-1699 сум аралыгында
Спорт костюмы – 3599 сум
Футболка – 599 сум
Спорт чалбары – 799 сум
Кроссовки – 617 сумнан башлана, 1599 сумга да аяк киемнәре табарга була
Туфли – 1337 сумнан башлап 2799 сумга кадәр
Кыз балага киемнәр:
Сарафан – 899 сум
Озын җиңле блузка – 1199 сум
Кыска җиңле блузка – 899 сум
Чалбар – 1999 сум
Итәк – 799 сум
Җылы кофта – 1197 сум
Кызларга спорт костюмы – 1999 сум
Спорт чалбары – 377 сум
Лосины – 407 сум
Футболка – 147 сум
Кроссовки 907 сумнан башлана, 1999, 2967, 2999 сумга да табып була.
Туфлиләр – 637 сумнан башлап 1999 сумга кадәр.
Гадәттә, физкультура дәресләренә ак футболка кияләр, тик, кызганыч, без кереп караган кибеттә мондый футболкалар юк иде. Бәлки, бәяләре юнь дип, аларны күптән алып бетергәннәрдер, белеп булмый...
Без беренче кергән сәүдә үзәгендә ир балага мәктәпкә иң кирәкле киемнәрне алу ~14000 сумга, ә кыз балалар өчен – ~11000 сумга чыкты.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Икенче сәүдә үзәгендә без балалар киемнәре генә сатыла торган кибеткә кердек.
Кыз балага киемнәр:
Блузка – 699 сум
Сарафан – 999 сум
Итәк – 999 сум
Чалбар – 999 сум
Кардиган – 999 сум
Спорт костюмы – 1799 сум
Спорт чалбары – 599 сум
Футболка – 199 сум
Туфли – 1399 сум
Кроссовки – 899 сумнан алып 1399 сумга кадәр
Ир балага киемнәр:
Чалбар – 999-1999 сум аралыгында
Жилет – 1499 сум
Ак күлмәк – 699 сум
Кыска җиңле күлмәк – 499 сум
Зәңгәрсу күлмәк – 599 сум
Спорт костюмы – 1799 сум
Футболка – 199 сумнан башлап 499 сумга кадәр
Спорт чалбары – 599 сумнан башлана
Кроссовки – 999 сумнан башлана
Туфли – 1399 сум
Гомумиләштереп әйткәндә, әлеге сәүдә үзәгендә кыз баланы мәктәпкә әзерләү өчен – 9590, ә ир баланы киендерү өчен – 9290 сум акча кирәк. Шунысы кызык, икенче сәүдә үзәгендә без егетләр өчен костюм-чалбар һәм пиджаклар тапмадык та.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Сәүдә үзәкләрендәге бәяләр белән базардагы бәяләр аерыламы икәнен белү өчен, без күпчелек халык яратып йөри торган базарга юнәлдек. Кызганыч, биредә безгә видео төшерергә рөхсәт итмәделәр. Шулай да, сатучылардан мәктәп формаларының бәяләрен сорашып алдык.
Костюм-чалбар – 2500 сумнан башлана
Ак күлмәк – 800 сумнан башлана
Кызларга форма – 1500-3000 сум аралыгында
Алъяпкыч – 800 сум
Күлмәк һәм жилет – 2000 сум
Ак бантлар – 350 сум

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Киемнәрдән тыш, мәктәпкә әле канцтоварлар да алырга кирәк. Без сәүдә үзәгендә иң кирәкле уку әсбапларының бәяләрен карап чыктык.
- 8 данә ручка – 243 сум
- 18 битле дәфтәр – 12 сум
- 12 битле дәфтәр – 6 сум
- 48 битле дәфтәр – 57 сум
- Дәфтәр һәм китапларга тышлыклар – 27 данә – 761 сум
- Карандаш очлагыч – 25 сум
- Төсле карандашлар 12 данә – 174 сум
- Төсле фломастер 12 данә – 149 сум
- Кайчы – 169 сум
- Бетергеч 3 данә – 79 сум
- 15 бит төсле картон - 279 сум
- 16 бит төсле кәгазь – 119 сум
- 20 сантиметрлы линейка – 50 сум
- 3 кара карандаш – 78 сум
- Клей – 68 сум
- Штрих (замазка) – 38 сум
- 16 төсле пластилин – 319 сум
- 18 төсле краска – 144 сум
- 3 кисточка – 136 сум
- 24 битле альбом – 68 сум
- Су савыты – 24 сум
- 12 төсле фломастер – 217 сум
- 12 төсле карандаш – 80 сум
- Дневник – 53 сум
- Пеналларга бәяләр 299 сумнан башлана – 629 сумга кадәр
- Рюкзак – 1399 сумнан башлап 8100гә кадәр
Канцтоварларның гомуми бәясе 5046 сум чыкты.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Безнең исәпләүләр буенча, бер баланы мәктәпкә әзерләнү өчен 20 меңгә якын акча кирәк була. Искәртеп узабыз, әлеге бәяләр «бюджетный» дип санала.
Шунысын да истә тотарга кирәк: һәр мәктәпнең киемнәргә дә, уку әсбапларына да үз таләпләре булырга мөмкин. Без бары тик «база» дип саналган әйберләрнең бәяләрен карап чыктык.
Хәзерге вакытта МРОТ – хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 22 440 сум булуын истә тотсак, баланы мәктәпкә җыю да шул суммага якын.