news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?

news_top
Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?
Фото: © "Татар-информ"

Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз, дип язалар «Хозур дин турында» телеграм-каналында.

بسم الله الرحمن الرحيم

Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!

ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير

Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр.

Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит.

رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا Рабби зиднии гыйлмән.

И, Раббым! Гыйлемемне арттыр («Та Һа» сүрәсе, 114).

اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا

Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән.

Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде.

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي

Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии.

И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш («Та Һа» сүрәсе, 25-28).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар