Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы мәктәпкә алты яшьтән бирергәме? – 1нче сыйныфка гариза бирү вакыты җитә

news_top_970_100
Баланы мәктәпкә алты яшьтән бирергәме? – 1нче сыйныфка гариза бирү вакыты җитә
"Татар-информ" архивы

Тиздән балаларны 1нче сыйныфка бирү өчен гариза тапшыру вакыты җитә. Гаризаны балаларына 6,5 тән 8 яшькә кадәр булган әти-әниләрдән кабул итәләр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Бала мәктәпкә әзерме икәнен ничек аңларга?

Психолог фикере

Психолог Екатерина Сальникова фикеренчә, бала никадәр олы булып күренсә дә, аны 6 яшьтән 1нче сыйныфка бирергә кирәкми. Эш яшьтә генә түгел, ә белем алу өчен психология ягыннан әзер булуда.

«6 яшьтән белем алырга әзер булган балалар бармы – белмим. Күпчелек очракта бу – сирәк искәрмә. Балага тулы 7 яшь булмыйча мәктәпкә барырга кирәкми, дигән рәсми киңәш бар. Димәк, сентябрьдә балага 7 яшь булмаса, ул 8 яшьтә дә бара ала. Барысы да нәни кешенең үсешенә бәйле, әнисе авырлы вакытта булганнан башлап. Логопедлар, дефектологлар, нейропсихологлар белән эшләп, аңа мәктәптә башта ярдәм кирәк булырга да мөмкин», – ди психолог.

Укытучы фикере

Кызлар малайларга караганда тизрәк олыгая, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ләкин баланың җенесе түгел, ә ул үсә торган гаилә тирәлеге зуррак йогынты ясый. 

Баланың мәктәпкә әзер булуы белем күләме, укый-яза белүе белән түгел, ә психикасы үсеше белән дә билгеләнә. Мәсәлән, бала дәрестә 30-40 минут утырып тора аламы.

3нче урта мәктәп укытучысы Рәмзия Насыйрова фикеренчә, булачак 1нче сыйныф укучысының психологик һәм эмоциональ өлгергәнлеге мөһим. «Кызлар иртәрәк өлгерә, дигән сүз – миф. «Үстерә торган» курсларга, әзерлек түгәрәкләренә йөргән балалар белән бакчада гына шөгыльләнгән балалар арасында аерма сизелә. Беренчеләре белән эшләү җиңелрәк», – ди ул.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, укучыларның сәләте соңрак ачыла. «Кайсыбер лицейларда булачак 1нче сыйныф укучылары белән тестлар уздыралар, ә без барысын да алабыз. Укуда узып китү яки соңга калулар соңрак күренә. Мәктәпкә кадәр укый һәм яза белүчеләр дә төшеп калырга мөмкин, чөнки аларга уку кызык булмый башлавы ихтимал», – ди укытучы.

Әниләр фикере

Евгения баласына 8 яшь тулырга 1 ай калгач, мәктәпкә биргән. «Аның сыйныфында шундый яшьтәге тагын 2 бала бар иде, калганнар төгәл 7 яшьтә килгән, бер малайга 6 яшь иде. Аңа бик авыр булуын хәтерлим, мәктәпкә уенчык алып килүче ул үзе генә иде, дәрестә утыру аңа кыен булды, укытучы бу турыда җыелышларда әйтте. Балалар арасында шундый аерма 5нче сыйныфка кадәр күренә иде, аннары барысы да тигезләнде», – ди ул.

Лилия кызын мәктәпкә 6,5 яшьтә биргән. Ул, бала бакчадан чыккач, мәктәпкә барырга тиеш, дип саный. Балага, мәктәпкә барыргамы әллә ял итәргәме, дип сайларга ирек бирсәң, күбесе өйдә калуны сайлар, ә бу – дисциплинаны бетерә.

«Ел башында туган балалар, ягъни сыйныфташларыннан 6 айга өлкәнрәк булганнар, тәртибе буенча күпкә өлкәнрәк була. Укуда исә бу сизелми», – ди Лилия.

Баланың мәктәпкә әзерлеген ничек билгеләргә?

Укытучы Рәмзия Насыйрова киңәш иткәнчә, балага кеше сурәте ясатырга кирәк. Бер бала аяк-куллар урынына түгәрәк һәм таякчыклар ясар, башкасы чын кеше сурәтли, киемен, бармакларын, аяк киемен ясап куя. Соңгысы психологик яктан өлкәнрәк икәне – аермачык.

Булачак 1нче сыйныф укучыларына бирелә торган тагын бер популяр бирем – график диктант, балага үрнәктәге рәсемне кабатларга кушу.

Булачак 1нче сыйныфлар фамилиясен, исемен, атасының исемен, әти-әнисенең исемен белергә тиеш. Алар гаиләсе турында сөйли, ел фасыллары, сәгать турында белә, җиләк-җимешләрне яшелчәдән аера, предметларны тасвирлый алырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100