Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланың мәете суда йөзеп йөри": Бер хатын ире белән баласын ваннада тапкан

"Баланың мәете суда йөзеп йөри": Бер хатын ире белән баласын ваннада тапкан

news_top_970_100
"Баланың мәете суда йөзеп йөри": Бер хатын ире белән баласын ваннада тапкан
Узган шимбәгә каршы төндә Курчатов шәһәренең Энергетиклар урамындагы йортта урнашкан фатирда фаҗига килеп чыккан.  Күп балалы гаиләдә өч айлык сабый һәлак булган. Бу турыда КурскТВ сайты хәбәр итте.

Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, баланың анасы төнлә уянып китә. Ул бала кроватенә карый һәм аның буш булуын күреп ала. Шуннан соң хатын сабый баласын эзли башлый. Ул ванна бүлмәсенә керә. Бу вакытта ваннада хатынның ире йоклап ята. Су эчендә баланың мәете йөзеп йөри. 

Фаҗига булган көнне мәрхүм сабыйга нәкъ өч ай тулган. Бу гаиләдә тагын ике бала тәрбияләнә.

Хәзер тикшерүчеләр бу фаҗиганең ничек килеп чыгуын ачыклый. Эшне тикшерү комитетына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100