Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы кулыма алмадым әле, ул реанимациядә» - Миләүшә Сафина өченче тапкыр әни булды

Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм сәхифәсендә шатлыклы хәбәре белән бүлеште.

news_top_970_100
«Баланы кулыма алмадым әле, ул реанимациядә» - Миләүшә Сафина өченче тапкыр әни булды
Салават Камалетдинов

«Без тудык, Аллаһка шөкер! Сәгать иртәнге сигездә Данияр улым мине бала тудыру йортына озатты, 9:25 тә мин 3350 грамм авырлык белән могҗиза бәбиебезне таптым. Бала табу процессы бик җиңел үтте. Дөрес сулыш алу булышты. Иремнең тагын бер копиясе. Баланы кулыма алмадым әле, ул реанимациядә. Улыбызның хәле начар түгел, тик үпкәләре белән проблемалар бар. Әлеге әйбәтләп тикшерәләр, монитор буенча барлык күрсәткечләре дә яхшы. Ковид белән авырганга шулай булгандыр, диләр. Балабыз Данияр кебек 19 көнне туды. Даниярның туган көне — 19 июль», — дип шатлыгы белән уртаклашты җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100