Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланы коткарды, үзе үлде». Чаллыда фонтанда ток сугудан үлгән Данилны искә алалар

news_top_970_100

Чаллыда 10 ел элек 12 яшьлек Данил Садыков һәлак булды. Данил үлгән урында - Энтузиастлар бульварында истәлек тактасы куелган, 9 нчы номерлы мәктәпкә аның исеме бирелгән. Мәктәп бинасында Данилга багышланган музей бар. Бүген биредә тере чәчәкләр куйганнар, шәмнәр яндырганнар. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне икеләр тирәсендә нәни малай фонтанга пластик шешәсен төшереп җибәрә. Бала шешәне алырга дип суга керә, аны ток суга. Шаһитлар баланы коткару өчен ярдәм сорап кычкыра. Бу вакытта Данил Садыков биредә велосипедта узып бара. 12 яшьлек малай велосипедын ташлый һәм суга кереп китә. Ул таныш булмаган баланы судан чыгара, тик үзен дә бик каты итеп ток суга. Ике баланы да фонтаннан полиция хезмәткәрләре тартып ала.

Табиблар тырышлыгына карамастан, 9 нчы мәктәптә укучы Данил Садыков хастаханәгә барышлый юлда һәлак була. Ул коткарган бала 3 сыйныф укучысы булып чыккан, малай могҗиза белән генә исән кала, берничә көн комада ята.

Соңрак ачыкланганча, Данил бирегә Сидоровка бистәсеннән килгән, ул Чаллыда яшәүче әбисе белән бабасында кунакта булган. 

Данилны Чаллыда Дан аллеясында җирләгәннәр. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин батыр үсмерне бүләкләү турында шәхсән үзе Президентка мөрәҗәгать иткән. Ул Данилның гаиләсенә инде менә ун ел буе ярдәм итеп тора, диелә хәбәрдә.

Суд ачыклаганча, фонтан бассейнындагы суда электр тогы була, бу электр җиһазларын көйләгәндә кагыйдә бозу аркасында килеп чыга. Фаҗигадә гаепле өч кеше җинаять җаваплылыгына тартыла, алар өчәр елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100